Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 2-8 июнь

2 июнь (шимбә). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.10 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.12 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. Кыяр, ташкабак, күпьеллык чәчәкләр чәчәргә, җылы яратучы үсемлек үрентеләрен бакчага чыгарып утыртырга була.

Тары көч бирә

Тары боткасы организмны кан әйләнешен яхшырта һәм бит тиресен сәламәтләндерә торган тимергә, тешләрне ныгыта торган фторга, эш сөючеләр өчен алыштыргысыз микроэлемент булган магнийга, матдәләр алмашын яхшырта торган марганецка туендыра. Тарыдагы кремний - сөяк һәм теш ясалуда, бакыр - мускулларга сыгылмалылык бирүдә алыштыргысыз элемент. Начар экология­ле төбәкләрдә яшәүчеләр өчен дә тары файдалы - ул организмнан авыр металларны чыгара.

3 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 7.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.14 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр сак­лана. 3-5 июньдә үсемлекләр чәчәргә, утыртырга, күчереп утыртырга, аларга су сибәргә, ашлама кертергә ярамый.

Сөтле чия

Гепатит, азканлылык, эчке кан китүләр булганда, 1 аш кашыгы киптереп төелгән чия яфрагын 1 стакан сөткә салып, кайнатып чыгаралар да, шундук сүндерәләр. 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Салкын тигәндә, дару ромашкасы һәм чия яфракларын тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1,5 стакан суда 15 минут пешерәләр, зур сөлге белән капланып, 7-10 минут буе парын сулыйлар.

4 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка, 8.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

5 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.09 сәгатьтә калка, 9.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалык, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Стресстан – кефир

500 мл кефирга 2 аш кашыгы солы ярмасы, 1 аш кашыгы бал, 1 лимон согы кушып, ярма йомшарганчы болгаталар һәм ашыйлар.

6 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.32 сәгатьтә калка, 10.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 6-7 июньдә кыяр, кишер, чөгендер, ташкабак, соң өлгерә торган кәбестә, борчак, фасоль, шпинат, салат чәчәргә, бәрәңге утыртырга, органик ашламалар кертергә, үсемлекләргә су сибәргә ярый.

7 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.51 сәгатьтә калка, 11.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Тары хәтерне яхшырта

Тары ярмасындагы аминокислоталар тире күзәнәкләре һәм мускуллар өчен төзү материалы булып тора, ә әкрен үзләштерелә торган углеводлар организмны төрле токсин һәм шлаклардан чистарта. Тарыдагы В1 витамины организмга хәл кертә, күңел төшенкелегеннән саклый, В2 витамины чәчтәге кавыкны һәм биттәге бетчәләрне бетерә, В5 витамины кан басымын җайга сала. В төркеменә кергән барлык витаминнар баш мие эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта.

8 июнь (җомга). Рамазан аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 12.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. Яшелчәләр чәчәргә һәм утыртыр­га киңәш ителми, җирне йомшартырга, чүп утарга, шытымнарны сирәкләргә, органик ашламалар кертергә ярый.

Ялкауларча хашлама

0,5 кг сарык ите, 3 помидор, 1 болгар борычы, 1 суган, кинза, рәйхан, тоз, борыч кирәк. Итне салкын суга салып, әзер булганчы пешерәләр, аннары эре кисәкләргә турыйлар. Суган, болгар борычы, рәйхан белән кинзаны турыйлар. Помидорны кайнар суда парлап алып, кабыгын куптаралар, һәркайсын 6 кисәккә бүләләр. Шулпаны сөзеп, шуңа яшелчәләрне, итне салып, 10-15 минут пешерәләр, тоз, тәмләткечләр өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев