Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (2-8 июль)

Халык медицинасы чаралары  белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

2 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.48 сәгатьтә калка, 22.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Дарусыз дәвалану

Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәк өянәгеннән, 9 өрек ашау күкрәк бакасыннан (стенокардиядән) саклый. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчә, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 мәртәбә ашау йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарктыннан үлү куркынычын 44 процентка киметә. Бер көн калдырмыйча бик озак вакыт көн саен 5 әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озынайта, чөнки әлеге чикләвектә йөрәк һәм кан тамырларын холестериннан саклый торган матдәләр күп. Атнага 7 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә.

3 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

4 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.25 сәгатьтә калка, 23.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Ютәлдән дәва 

Халык медицинасында ютәлне басу өчен еш кулланыла торган чаралардан берсе – кура җиләге, шуңа җәен аның яфрагын да, җиләген дә җыеп калу яхшы. Бу җиләктә бакыр, тимер, калий, клетчатка, пектиннар һәм салицил кислотасы, С, В1, В12, А, Е витаминнары, никотин кислотасы (РР), шулай ук фитонцидлар күп. Кура җиләге яфракларын, ботакларын яки чистартылган тамырын 1 сәгать кайнар суда төнәтеп, сөзеп, тәменчә бал кушалар һәм чәй урынына эчәләр, тамакны чайкыйлар. Җиләкне ашау да бик файдалы. Яки кура җиләген изеп, 2:1 исәбеннән шикәр кушалар да, суыткычта саклыйлар, чәй эчкән саен, чынаякка 2 шәр чәй кашыгы салып эчәләр. 

5 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.44 сәгатьтә калка, 23.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Тоз тешне ныгыта

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы - менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, уртларның канавын, теш сызлавын туктата. Уртларны ныгыту өчен, аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы - 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

6 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.03 сәгатьтә калка, 23.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.21 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак-лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Суганлы алма

Цистит интектергәндә, уылган алма белән суганны һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар. Сихәтләнгәнче, шулай дәваланалар.

7 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.25 сәгатьтә калка, 23.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Кишер чәчне үстерә

Чәч тизрәк үссен өчен, тигез микъдарда кушылган кишер һәм лимон согын баш тиресенә әледән-әле сөртергә кирәк. Чәч кавыкланганда, баш тиресенә 10 өлеш календула төнәтмәсенә 1 өлеш касторка мае кушып сөртәләр (атнасына 2-3 тапкыр эшләргә киңәш ителә).

8 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.52 сәгатьтә калка, 23.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Тиз пешә торган пицца

4 әр аш кашыгы каймак һәм майонез, 2 йомырка, 9 аш кашыгы оннан камыр туглыйлар, майланган табага агызалар. Өстенә казылык йә гөмбә, помидор телемнәре тезеп, уылган сыр, тәмләткечләр сибәләр, кетчуп яки майонез белән челтәрлиләр, сүрән утка куеп, өстенә капкач ябалар да, сыр эрегәнче пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев