Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 19-25 май

19 май (шимбә). Рамазан аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.03 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.31 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 19, 20 май – кыяр, карбыз, көнбагыш чәчү, борыч, баклажан, томат үрентеләрен күчереп утырту, бәрәңге утырту өчен уңай вакыт.

Бөтнек чәе

Ашказаны асты бизенең эшен җайга салу өчен, 400 г бөтнек, 100 әр г сары мәтрүшкә һәм тигәнәкчек (репешок) үләннәрен кушып, шуның 1 аш кашыгын төнгелеккә термостагы 1 стакан суга салып калдыралар да, икенче көнне чәй урынына эчәләр. Әгәр 150 г коры чәй дә өстәсәң, бик яхшы бәвел кудыргыч чәй барлыкка килә.

20 май (якшәмбе). Рамазан аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.15 сәгатьтә калка, 0.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.35 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Ангинадан – суган кабыгы

3 чәй кашыгы суган кабыгын ярты литр суда 2 минут пешерәләр дә, 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр тамакны чайкыйлар. Тамак авыртканда, ярты литр майсыз сөткә 1 чәй кашыгы куркум (һинд зәгъфраны), ярты чәй кашыгы атланмай, 1 чәй кашыгы бал өстәп кайнатып чыгаралар да, бераз суынгач, җылы килеш эчәләр.

21 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.34 сәгатьтә калка, 0.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

22 май (сишәмбе). Рамазан аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.55 сәгатьтә калка, 1.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.41 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим. 22-24 майда күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга була, башка үсемлекләр чәчәргә һәм утыртырга киңәш ителми.

Утчәчәк басымны күтәрә

Кан басымы түбән булганда, ярты литр кайнап торган суга 1 аш кашыгы язгы утчәчәк (горицвет) салып, 3 минут кайнаталар, томалап, 1 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3 тапкыр 50 шәр г эчәләр. Яки 10 г шиңмәс гөл (бессмертник) үләнен 1 стакан кайнар суда 30-40 минут төнәтәләр, сөзәләр, суынгач, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Бөерләре авырткан кешегә шиңмәс гөл белән дәваланырга ярамый.

23 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.15 сәгатьтә калка, 1.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Зыян китерә күрмә

Кычыткан канның оючанлыгын арттыра, шунлыктан аның төнәтмәсен тромбофлебит, варикоз, гипертония, бөер ялкынсынуыннан интеккән кешеләргә куллану тыела. Ашказаны җәрәхәте, колит булганда, тузганак яфрагы зыянлы. Кан басымы түбән булганнар йолдызак (мокрица) кулланмаска тиеш – ул басымны тагын да төшерә. Алабута бөер ташы һәм үт ташы авырулары булганда көчле чәнчү, эчәклектә метеоризм китереп чыгарырга мөмкин. Тынычландыра торган дарулар эчкәндә, кырлыган (иван-чай) препаратлары кулланырга ярамый.

24 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.33 сәгатьтә калка, 1.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.48 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 24-26 майда дәвалану өчен җиләк-җимеш чәчәкләрен җыю яхшы, үсемлекләргә су сипми тору хәерлерәк.

25 май (җомга). Рамазан аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.50 сәгатьтә калка, 2.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.51 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Алма бәлеше

1 әр стакан он, манный, шикәр, 1300 г алма, 100 г атланмай, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, ванилин кирәк. Он, шикәр, манный, камыркөпшәкләндергечне кушып болгаталар, алмаларның кабыгын чистартып, эре угычтан уалар. Табаны майлап, 1 стакан коры камырны, өстенә алманың өчтән берен җәяләр. Аннары тагын 1 стакан камырны, өстенә алманы, аннары тагын камыр, тагын алма җәяләр дә, ванилин сибеп, өстенә туңган майны эре угычтан уалар.180 градуслы газ мичендә 45 минут пешерәләр. Суынгач кына кисәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев