Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (19-25 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

19 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.44 сәгатьтә калка, 20.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый. 

Салкын тиюдән саклану (1)

Салкын тиеп кенә килгәндә иң мөһиме – өске сулыш юлларында тупланучы вирусларны җиңү. Моның өчен 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалиптны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар. Яки сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш-тилмәш сулыйлар.

20 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 11.59 сәгатьтә калка, 21.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Салкын тиюдән саклану (2)

Ингаляция ясау да файдалы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вак­ланган эвкалипт яфрагы салалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Күбрәк минераль су эчәргә кирәк. Душта коенганда, әле бер борын тишегенә, әле икенчесенә җылы су агызу гидромассаж да, шул ук вакытта җылыту да булып тора. 30 ар грамм шалфей, чабыр, күз уты (очанка) яфракларын кушып, 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтеп, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчү дә файдалы.

21 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка, 23.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Гастриттан дәва

Бактерияләр китереп чыгарган гастриттан дәвалану өчен, лаванда, мелисса һәм тигәнәкчек (репешок) үләннәрен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын термостагы ярты литр кайнар суга салалар, төн буена калдыралар, иртән сөзеп, 2 стакан төнәтмәне көн буена эчеп бетерәләр. 100 граммыннан ашказаны турысына компресс куеп, төн буе тоталар. Яисә 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, суынгач, 1 аш кашыгы бал кушып, көн дәвамында эчеп бетерәләр.

22 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 12.21 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

23 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,12.31 сәгатьтә калка, 0.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

24 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.41сәгатьтә калка,1.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Тал шифасы

Талак зурайганда, авыртканда, 1 аш кашыгы вакланган тал кайрысын 1 стакан кайнар суда 1-2 минут пешергәч, сүндереп, җылы урында 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 20-30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 10 көн. Склерозны дәвалау өчен исә, тал кайрысын киптереп төяләр дә, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1 әр грамм порошок кабалар. Дәва курсы – 2 атна. 1 атна ял иткәч, тагын кабатлыйлар. Барлыгы 3-5 курс үткәрү зарур. Дәваланудан туктагач, организмнан артык салицил кислотасын чыгару өчен, берничә көн ач торырга кирәк.

25 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,12.53 сәгатьтә калка, 2.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Баллы торт

3 йомыркага 1 стакан шикәр салып туг­лыйлар. Икенче савытта 2 аш кашыгы бал белән 1 чәй кашыгы соданы ак төскә кергәнче яхшылап болгаталар. Ике массаны бергә кушып, 200 г йомшартылган атланмай, 3-3,5 стакан он салып, йомшак камыр басалар да, 20-30 минутка суыткычка куялар. 8-9 өлешкә бүләләр, пешерәсе табага бик юка итеп җәяләр, чәнечке белән тишкәлиләр һәм газ мичендә йөзе килгәнче пешереп алалар (җәелмәгән камыр исә бу вакытта суыткычта тора). Ярты литр куе кибет каймагына ярты стакан шикәр кушып, күпертәләр дә, җәймәләргә сылап өяләр, өстенә вакланган чикләвек йә мәк сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев