Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.45 сәгатьтә калка, 2.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.33 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Җитен орлыгы бөерне чистарта

1 аш кашыгы җитен орлыгын термостагы 1 стакан кайнар суга салып, төнгелеккә калдыралар. Барлыкка килгән дерелдәвекне иртән 1 стакан кайнар су өстәп сыеклыйлар. Өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – 1 атна, көн саен яңа кесәл ясарга кирәк.

19 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 12 нч көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 17.59 сәгатьтә калка, 4.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.28 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Лимонлы сарымсак

Буыннарга тоз утырганда, мондый төнәтмә белән дәвалану файдалы. 3 лимон һәм 150 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, яхшылап болгаталар, 500 мл кайнатып суытылган су өстиләр, 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп, салкынча караңгы урында саклыйлар, һәр иртә саен 50 шәр мл эчәләр.

20 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 18.10 сәгатьтә калка, 5.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Шифалы чәй

Иммунитетны ныгыту өчен, мондый чәй эчү файдалы: каен җиләге, кара карлыган яфракларын, сары мәтрүшкә һәм чабыр үләннәрен ваклап, тигез микъдарда кушалар, шуның 2 аш кашыгын һәм 1 чәй кашыгы вакланган алтын тамыр (родиола розовая) тамырын 1 литр кайнар суда кайнатып чыгарып, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 2 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

21 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.19 сәгатьтә калка,6.21 сәгатьтә бата. 2 сәгать 54 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.19 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Суган сихәте

2 баш суганны, кабыгын чистартмыйча, яхшылап юалар да, 1 литр су, 10 грамм шикәр салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Сөзеп, һәр 2 сәгать саен яртышар стакан эчәләр. Мондый төнәтмә кан басымын күтәреп кенә калмый, организмдагы стрептококкларны, дизентерия һәм туберкулез таякчыкларын да үтерә. Яшел суган кыяклары исә каротинга бай, ул сулыш юлларының лайлалы катламын ялкынсынудан саклый һәм тирене матурайта. Баш авыртканда, баш суганны урталай кисеп иснәү булыша.

22 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.28 сәгатьтә калка,7.57 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

23 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.37 сәгатьтә калка, 9.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.09 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Баш авыртканда

Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, 15-20 грамм дару ромашкасы чәчәген 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көн буена 3кә бүлеп эчәләр. Яисә көн дәвамында берәм-берәм 10 миләш җиләге ашыйлар, бу әле йокысызлыктан да дәвалый. 2шәр аш кашыгы артыш һәм гөлҗимеш җиләге, наратбаш үләнен 0,5 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр стакан эчәләр.

24 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.48 сәгатьтә калка, 10.31сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кетчуп

4 кг помидор, 0,5 кг алма, 1 кг суган, 1 ачы борыч, 2-4 татлы борыч, 1 баш сарымсакны турап, 4-5 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, 10 канәфер кадагы, 350 г шикәр, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 6 шар бөртек кара һәм хуш исле борыч кушып, өстен капламыйча 2 сәгать кайнаталар. Суыталар. Сөзәләр. Тагын бер кат кайнатып чыгарып, банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X