Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 май) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 май (шимбә). Рамазан аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.06 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.27 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә  аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, кычыткан ашау файдалы. 18, 21-23 майда кыяр, сарымсак, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр, 18 майда баклажан, татлы һәм ачы борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә,  20-23 майда суган, кишер, торма, редис, бәрәңге утырту һәм чәчү уңышлы, 19 май көнне бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.

Өч бөртек борыч

Эпидемия вакытында грипп белән йогышланмас өчен, төшке аш вакытында 5 көн рәттән өчәр бөртек кара борычны бик әйбәтләп чәйнәп йоталар, артыннан су яки аш кабалар. Балаларга 2 бөртеге дә җитә. Ашкайнату да яхшыра, организм да чистара. Әгәр инде салкын тигән икән, йод шешәсен ачып, көненә берничә тапкыр шуны иснәргә кирәк. 

19 май (якшәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.26 сәгатьтә калка, 4.09 сәгатьтә бата. 1 сәгать 13 минуттан тулы Ай.  Көн озынлыгы 16.31 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булыр­га мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Бака яфрагы

Май аенда бака яфрагы үләнен тамыры белән казып алып җыялар. 1 килограммын яхшылап юып, иттарткычтан чыгаралар. Ярты килограмм бал кушып, карасу төстәге пыяла савытта 6 көн төнәтәләр, суыткычта саклыйлар. Көн саен иртән ач карынга һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабу ашказаны җәрәхәтен (язва) дәвалый. 

20 май  (дүшәмбе). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 4.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

21 май (сишәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.43 сәгатьтә калка, 5.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать. 

 Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Редис

Редиста С витамины күп. Андагы горчица мае үт куыгыннан ташларны чыгара. Моның өчен сихәтле коктейль ясыйлар: редис, кыяр, яшел борыч сокларын тигез микъдарда кушып, шуны көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Баш авыртканда, маңгайга, борын биленә, чигәгә редис согы сөртү булыша. Эч кипкәндә, 2-3 көн рәттән 1 аш кашыгы редис яфрагын 1 стакан кайнар суга салып, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 20 минут үткәч, чәй урынына эчәләр. Редис согын кишер согына кушып эчкәндә, матдәләр алмашы яхшыра. Радикулит һәм артриттан  дәвалану өчен, уылган редистан компресс куялар. Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, гастрит булганда, бу яшелчәне куллану тыела. 

22 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.34 сәгатьтә калка, 6.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.41 сәгать. 

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Йөрәк дуслары

Көн саен 2 стакан майсыз сөт эчкән кеше, аны эчмәүчегә караганда, йөрәк-кан тамыр­лары системасы авыруларыннан 2 тапкыр сирәгрәк интегә. Көненә 3 тапкыр Е витаминына бай ризыклар – сыр, эремчек, яшелчә, кузаклылар, үсемлек мае куллану йөрәк чирләре ихтималын 2 тапкырга киметә. Көн саен 5 әстерхан чикләвеге ашау кан тамырларын ныгыта. Һәр көнне 7 чәй кашыгы кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчү ярты елда артерияләрне 2,5 тапкырга ныгыта, чөнки әлеге җиләктә С һәм Р витаминнары, салицил кислотасы, калий күп. Атнасына 7 банан һәм 14 әфлисун ашау йөрәк өчен гаять файдалы. 

23 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 6.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.43 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Баллы суган

Баш мие тамырлары склерозын дәвалау өчен, тигез микъдарда бал һәм суган согын кушып, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 3 ай. Һәр ай саен 14 көнлек тәнәфес ясап алырга ярый. 

24 май (җомга). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.14 сәгатьтә калка, 7.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Эремчекле алма десерты

4 зур алма, 200 грамм эремчек, 1 йомырка, 1 әр аш кашыгы манный ярмасы һәм шикәр, 2 шәр аш кашыгы йөзем һәм төелгән чикләвек, ванилин яки дарчин кирәк. Алманы урталай бүлеп, үзәген алалар да, шунда шикәр, йөзем, чикләвек, манный, ванилин яки дарчин кушылган эремчекне тутырып, 180 градуслы газ мичендә ярты сәгатьләп пешерәләр. Табынга күпертелгән сөт өсте белән бизәп бирәләр. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X