Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.37 сәгатьтә калка,17.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.19 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Эрбет чикләвеге

Нервлар какшаганда, бөер авыртканда, туберкулездан интеккәндә, 1 аш кашыгы төелгән эрбет чикләвеген 250 мл кайнар суда 30 минут төнәтеп сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр, ашар алдыннан, 50 шәр мл эчәләр. Ревматизм белән авырганда болай дәвалану файдалы: 1 стакан эрбет чикләвеге кабыгын 1 литр суда кайнатып чыгаралар, сүрән утта 2-3 сәгать пешерәләр. Сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

18 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.17 сәгатьтә калка, 17.33 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.14 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Ашказаны авыртканда

Ашказаны авыртканда, мондый чәй эчү файдалы. Тигез микъдарда (якынча берәр уч) кара карлыган яфрагы һәм ботагы, барбарис яфрагы, бөтнек һәм мәтрүшкәне кушып, шуның 2 аш кашыгын ярты литр кайнар суда пешерәләр, 15 минуттан соң чәй урынына эчәләр. Көз һәм кыш, гастритны кисәтү өчен, иртән ач карынга 1 әр чәй кашыгы балан җиләге ашарга кирәк. Канлут (чистотел) яфрагы исә ашказаны авыртуын баса. Аны йә чәйнәп, суын йотарга, яки ярты стакан суга 1 яфракны салып, 2 сәгать төнәтергә һәм эчәргә кирәк.

19 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.49 сәгатьтә калка, 17.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.10 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Витаминлы чәйләр

Салкын тиюдән саклану өчен, фарфор чәйнектә пешереп, менә мондый сихәтле чәйләр эчү файдалы. 1 аш кашыгы вакланган сары мәтрүшкәне ярты литр кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1-2 аш кашыгы уылган имбир тамырын 1 стакан кайнар суда 5 минут төнәтәләр, лимон, алма, бал кушып эчәләр.

20 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 11.19 сәгатьтә калка, 18.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.06 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Солы кесәле

Гастритны кисәтү һәм дәвалау өчен, 1 аш кашыгы солыны яхшылап юалар, өстенә 1 стакан кайнар су салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1чәй кашыгы бал кушып ашыйлар. Кесәлне тагын да файдалырак итеп була. Ярты стакан солы, 1 аш кашыгы йөзем яки 2-3 күрәгәне термоска салып, өстенә 1 литр кайнар су агызалар, 1 канәфер кадагы өстиләр. Иртән кесәлен эчәләр, җимешләрен ашыйлар. Мондый кесәл иммунитетны да ныгыта.

21 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.38 сәгатьтә калка, 19.15 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.00 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

22 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.39 сәгатьтә калка, 20.15 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.56 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Ингаляция кирәк

Җәмәгать транспортында йөткергән-төчкергән кеше янәшәсендә кайтырга туры килсә, өйдә ингаляция ясау зарур. 1 стакан кайнар суга 1 чеметем сода, 1 төймә валидол, берничә тамчы эвкалипт мае салып, яхшылап томаланып, авыз һәм борын белән 10-15 тапкыр сулау җитә.

23 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.23 сәгатьтә калка, 21.25 сәгатьтә бата.1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.52 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Кабак пиццасы

250 г кабак, 2 йомырка, 100 г сыр, яшел петрушка кирәк. Кабакны чистартып, юка телемнәргә турыйлар. Майлы табага тезеп, капкачын каплап, сүрән утта 10 минут кыздыралар, әледән-әле болгаткалап алалар. Йомыркаларны туглыйлар, сырны уалар, петрушканы турыйлар. Кабак өстенә йомырканы агызып, сыр һәм петрушка сибәләр, табаның капкачын ябып, 5 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев