Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 12.15 сәгатьтә калка, 23.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Күзне саклыйк! (1)

Һава торышының еш үзгәрүе, кояш яктысының җитмәвеннән күзләргә зур зыян килә. Витаминнар куллану мөһим. А витамины күздән яшь агуны туктата, «тавык күзе»ннән коткара, сурәтнең төгәллеген арттыра, челтәр катламының эшен яхшыр­та. В2 витамины күз һәм күз кабагы кызышуыннан саклый, эңгер-меңгердә күрү сәләтен яхшырта. В1 витамины күзнең үткенлеген кире кайтара. В12 күздәге кан әйләнешен яхшырта, картаюдан саклый. В6 витамины нервлы тартышуны бетерә. Д витамины күз мускулларын тартышудан саклый. С витамины күз мускулларының тонусын яхшырта, арыганлыгын баса.

18 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.44 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Күзне саклыйк! (2)

Күз мускулларын ныгыту зарур. Күнегүләрнең һәрберсен унар тапкыр кабатлыйлар, күнегүдән соң күзне кыскалап алалар. 1) Аска-өскә карыйлар. 2) Уңга-сулга карыйлар. 3) Диагональ буенча уңнан-сулга, аннан соң сулдан-уңга карыйлар. 4) Күз карашы белән түгәрәк сызалар. 5) Сигезле сызалар. 6) 3-5 секундка күзләрне йомалар, аннары 3-5 секундка ачалар. 7) Күзне йомалар, кулны ышкып җылыталар һәм җылы уч белән 1-2 минут буе томалап торалар (бу пальминг дип атала, күз ял итә).

19 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 15.16 сәгатьтә калка, 23.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.47 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

20 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.50 сәгатьтә калка, 0.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.44 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Зәйтүн мае

Зәйтүн мае ялкынсынуны баса, авыртуны җиңеләйтә, Альцгеймер авыруыннан саклый. Көн саен 1-2 чәй кашыгы май эчү картайгач та аек акылны саклап калу мөмкинлеге бирә. Майдагы олеин кислотасы исә күкрәк яман шеше килеп чыгу ихтималын 46 процентка киметә, барлыкка килгән шешнең үсүен туктата, даруларның тәэсирен көчәйтә. Зәйтүн мае начар холестеринны киметә, гипертония, инсульт, инфаркттан саклый, әмма аны артык күп кулланырга да ярамый – көненә 40 г җитә (якынча 2 аш кашыгы). Иң яхшысы - майны яшелчә салатына сибеп ашау.

21 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 18.17 сәгатьтә калка, 0.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.40 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кан басымын күтәрү

Кан басымын күтәрү өчен, 50 г каһвә орлыгын кыздырып, тарттыралар, шуңа 250 г бал, 1 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1әр чәй кашыгы кабалар. Катнашманы суыткычта саклыйлар.

22 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 19.30 сәгатьтә калка, 1.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.38 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

23 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 20.22 сәгатьтә калка, 3.02 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь.

Чахохбили

1 тавык, 1 суган, 4 бүлем сарымсак, 5 помидор, 1 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече, 20 г атланмай, 1 бәйләм кинза, тәменчә тоз кирәк. Тавыкны кисәкләргә бүләләр. Помидорның кабыгын салдырып вак шакмаклап турыйлар. Суганны ярымбоҗралап кисәләр, сарымсакны изәләр. Казанны кыздырып, майсыз килеш тавык кисәкләрен 5 минут кыздыралар, гел болгатып торалар. Аерым табада суганны кыздырып, сарымсак кушалар да, тавык янына салалар. Помидор, хмели-сунели, тоз өстәп, 10 минут кайнаталар. Туралган кинза (булса, ярты стакан төелгән әстерхан чикләвеге) кушып, 2 минуттан соң сүндерәләр. Чахохбилины ләвәш белән ашыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев