Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.18 сәгатьтә калка, 5.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.58 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Шоколад шифасы (1)

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. Япон галимнәре исә, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди.

18 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.33 сәгатьтә калка, 7.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.53 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Шоколад шифасы (2)

Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм артык күп кулланмаска гына кирәк.

19 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 20.46 сәгатьтә калка, 8.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.49 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

20 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 21.00 сәгатьтә калка, 9.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кытай кагыйдәләре

Борынгы кытай табибләре һәрвакыт сәламәт, озак вакыт яшь һәм чибәр булуның алтын кагыйдәләрен язып калдырган. Менә алар: биткә ешрак массаж ясарга кирәк; чәчне ешрак тарау зарур; аскы һәм өске тешләр һәрвакыт бер-берсенә тиеп торсын; авыз гел ябык булсын; авызда һәрвакыт төкерек булсын; сулышның җиңел булуы шарт; йөрәк тыныч тибәргә тиеш; акыл һәм хәтер уяу булсын; арканы төз, туры йөртергә кирәк; эчне сыйпаштыргалап алу файдалы; күп сүз - юк сүз, аз сөйләргә өйрәнү мөһим; тән тиресе дымлы, майлы булсын; ешрак киерелү файдалы - сеңерләр гел тартылып - сузылып торсын, чөнки алар аша яшәү энергиясе ага.

21 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.14 сәгатьтә калка, 10.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.40 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

22 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.32 сәгатьтә калка, 11.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.36 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Пешкән суган шикәрне киметә

Газ мичендә яки микродулкынлы мичтә суганны кабыгы белән пешереп, 1 ай буена иртән ач карынга ашаганда, кандагы шикәр микъдары кими. Бу чараны табиб билгеләгән дарулар белән бер вакытта, өстәмә дәва буларак та кулланырга ярый. Кандагы шикәр нормальләшкәч, пешкән суганны ике айга бер тапкыр берәр атна буе ашап алырга була.

23 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.54 сәгатьтә калка, 13.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.31 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Алма кагы

Ачы алманы чистартып, бераз су кушып, йомшарганчы пешерәләр. Тимер челтәрле иләктән сыттырып чыгаралар. Кило ярым алма боламыгына 1 кг исәбеннән шикәр кушып, пешәргә куялар, агач кашык белән гел болгаткалап торалар. Тәлинкәгә тамызып суытып карыйлар: әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан әз генә лимон кислотасы кушалар. Җылы какны тыгыз тукымага сылап, өстенә пергамент каплап суыталар, аннары шикәр сибәләр. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев