Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 апрель (шимбә). Рамазан аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.42 сәгатьтә калка,0.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.21 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Гөлҗимешле бал

Азканлылык булганда, матдәләр алмашы бозылганда, 1 чәй кашыгы кипкән гөлҗимешне төеп, термостагы 250 мл кайнар суга салалар һәм 3 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, 1 аш кашыгы бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар.

18 апрель (якшәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.20 сәгатьтә калка,2.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.26 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 18, 19 апрельдә кыяр, баклажан, борыч, томат, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, чәчәкләр чәчү-утырту уңышлы.

Тавыш бетсә

1 стакан уылган кызыл чөгендерне ярты литрлы банкага салып, 1 аш кашыгы алма яки йөзем серкәсе кушалар, әйбәтләп болгаталар, капкач каплап, караңгы урында бер тәүлек төнәтәләр. Марля аша сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Бераз су кушып, көненә 3-4 тапкыр тамакны чайкыйлар.

19 апрель (дүшәмбе). Рамазан аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.13 сәгатьтә калка,2.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Чамасын белеп...

Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен, ашарга 1,5-2 сәгать кала яки ашаганнан соң 3 сәгать үткәч, бал кабарга кирәк. 2 ай буе иртән – 30 г, көндез – 40 г, кичен тагын 30 г бал ашау җәрәхәтне төзәтә. Әлеге балны 1 стакан җылы суга кушып эчсәң дә була.

20 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.19 сәгатьтә калка,3.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.34 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Карбыз балы

Карбыз йомшагын иләк аша чыгарып, сөзәләр, сүрән утта пешерәләр. Бал кебек булгач, суытып, пыяла банкага тутыралар. Эч кибүдән интеккәндә, иртән ач карынга 50 г кабалар. 1 аш кашыгы карбыз балын 1 стакан минераль суга салып иртән ач карынга эчү бөер ташы авыруыннан дәвалый.

21 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.37 сәгатьтә калка,3.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.39 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Татлы дәва

Кан тамырларын чистарту өчен, тигез микъдарда алынган йөзем, күрәгә, әстерхан чикләвеге, лимон һәм балны кушып, ике тапкыр иттарткычтан чыгаралар, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 2 шәр аш кашыгы һәм йоклар алдыннан 1 аш кашыгы кабалар.

22 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.10 сәгатьтә калка,3.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.43 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Иммунитетны ныгыту

5 г дәфнә яфрагын (10-15 данә) ярты литр суда 5 минут кайнаталар да, термоста 3-4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көн буена әз-әзләп эчеп бетерәләр. Икенче һәм өченче көнне дә шулай дәваланалар. 2 атна ял иткәч, өч көнлек курсны тагын кабатларга була.

23 апрель (җомга). Рамазан аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 13.29 сәгатьтә калка, 3.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.48 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Сөтле яшелчә ашы

500 г бәрәңге, 300 г кәбестә, 2 кишер, 1 баш суган, 1 помидор, 800 мл сөт, 1 аш кашыгы атланмай, 2 стакан су, тәменчә тоз кирәк. Бәрәңге, суган, помидор һәм кәбестәне шакмаклап турыйлар, кишерне уалар һәм барысын бергә суга салып пешерәләр. Яшелчәләр пешкәч, кайнар сөт, атланмай өстиләр, тоз сибәләр дә, кайнатып чыгара язгач, сүндерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев