Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.08 сәгатьтә калка, 1.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.24 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Суганлы балан

Туберкулез һәм пневмониядән дәвалану өчен, мондый катнашма әзерләү яхшы. Яртышар кг бал, балан җиләге, вак туралган суган, ярты стакан алоэ согы, 1 лимон согы кирәк. Бер савытта балан, суган һәм балны кушып, шуны сулы кәстрүлгә утырталар, сүрән утта 4 сәгать пешерәләр. Аннары, сөзеп, алоэ һәм лимон сокларын кушалар. 1 л катнашма килеп чыга. Суыткычта саклыйлар, икенче көнгә дигән дозаны кичтән алып калдыралар. Көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1-6 ай. 

17 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 3.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.20 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергия­сенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Күпме сок эчәргә?

Шикәр авыруыннан интегүчеләргә сок белән мавыкмау хәерле. Сау-сәламәт кешегә дә чикләнмәгән күләмдә сок эчү зыянлы. Беренчедән, ул сусауны басмый. Икенчедән, сок куллануның тәүлеклек нормалары бар: нейтраль сокларны (алма, груша, слива) көненә 2 стаканнан (400 грамм), кишер, чия, цитрус сокларын исә көненә 1 стаканнан (200 грамм) артыграк эчәргә ярамый. Кишер согын күп эчкәндә, бета-каротин нормадан арта, тире “саргая”. Чия согы ашказанының кислоталылыгын арттыра. Цитрус сокларыннан исә аллергия башланырга мөмкин.

18 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.29 сәгатьтә калка, 4.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.15 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

19 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.37 сәгатьтә калка, 5.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.11 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

20 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.46 сәгатьтә калка, 6.57 сәгатьтә бата. 17 сәгать 56 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 10.07 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

 Тырнак гөл шифасы

Бөерләрне чистарту һәм андагы комны куу өчен, 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый. Җәен 3-4 атна буе көн саен өзеп алып, 3-4 чәчәкне ач карынга ашаганда, геморройдан котылып була. Бу шулай ук гастритны да дәвалый, уртлар канавын да туктата. 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң һәм йокы алдыннан авызны чайкау стоматитны һәм уртлар канавын бетерә. Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 әр чәй кашыгы календула чәчәге һәм кычыткан үләнен 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, 14 көн буе, көненә 3 тапкыр, ач карынга, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. 

21 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.55 сәгатьтә калка, 8.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать. 

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

22 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.07 сәгатьтә калка, 9.31 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 

 Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Кышлыкка кызыл чөгендер

3 кг пешкән чөгендерне эре угычта кыралар. 4 аш кашыгы шикәр, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан чистартылган көнбагыш мае салып, 15 минут кайнаталар. 80 грамм 9 процентлы аш серкәсе өстәп, тагын 3 минут кайнатып алалар да, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач ябып куялар. Кыш борщка яки кәбестәле ашка кушарга; сарымсак, майонез белән болгатып салат итеп ашарга; шулай ук балыклы салат өстенә ягарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев