Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.23 сәгатьтә калка, 11.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.16 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Салкын тиюдән саклану (1)

Салкын тиеп кенә килгәндә иң мөһиме – өске сулыш юлларында тупланучы вирусларны җиңү. Моның өчен 1 аш кашыгы тозны 1 стакан кайнар суда эретеп яки 1 чәй кашыгы эвкалиптны 1 стакан кайнар суда төнәтеп, шуның белән тамакны чайкыйлар, борын юлларын чистарталар. Яки сарымсакны вак кына турап, атланмайга салып җылыталар да, әле бер, әле икенче борын тишеге белән алмаш-тилмәш сулыйлар.

17 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 19.27 сәгатьтә калка, 12.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.12 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Салкын тиюдән саклану (2)

Ингаляция ясау да файдалы. Бәрәңге пешеп чыккач, янына 1-2 аш кашыгы вак­ланган эвкалипт яфрагы салалар. Сөлге белән томаланып, сихәтле парны 10 минут сулыйлар. Күбрәк минераль су эчәргә кирәк. Душта коенганда, әле бер борын тишегенә, әле икенчесенә җылы су агызу гидромассаж да, шул ук вакытта җылыту да булып тора. 30 ар г шалфей, чабыр, күз уты (очанка) яфракларын кушып, 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтеп, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчү дә файдалы.

18 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.43 сәгатьтә калка, 12.50 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

19 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.06 сәгатьтә калка, 13.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.05 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк. 

Мүк җиләге

Мүк җиләге салкын тигәндә бик файдалы. Аңарда шикәр аз, ә биологик актив матдәләр, пектиннар, лимон һәм алма кислотасы, C, B, PP витаминнары күп. Ул калий, кальций, тимер, йод һәм марганецка бай. Бу җиләк антибиотикларның активлыгын арттыра, ялкынсынуны баса, температураны төшерә, бөердәге таш һәм комны чыгара. Цистит интектергәндә, мүк җиләген кайнар суга салып, салкын урында берничә көн төнәтәләр, аннан соң теләгәнчә эчәләр. Әмма ашказаны кислоталылыгы югары булганда бу җиләкне ашарга ярамый.

20 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.33 сәгатьтә калка, 13.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

21 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка, 14.03 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.58 сәгать. 

 Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Ютәлдән - шалфей

Ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы шалфейны 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, йокларга ятканда кайнар килеш эчәләр. Яисә 1 стакан уылган кызыл чөгендергә 1 аш кашыгы алма серкәсе кушып болгаталар да, бераз төнәткәч, согын сыгып алалар, аннары шуның белән тамакны чайкыйлар.

22 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.59 сәгатьтә калка, 14.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.55 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Тозлы кәбестә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп, 1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литрлы кәстрүлгә катлап тутыралар: уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм кара борыч борчагы, кәбестә; аннары тагын кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач, зур тәлинкә белән каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев