Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 май (шимбә). Рамазан аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 2.18 сәгатьтә калка, 12.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.22 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 15-20 майда кыяр, баклажан, татлы борыч, кишер, томат, редис, торма, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, бәрәңге, чәчәкләр, кабак, салат, ташкабак чәчү һәм утырту, газон чирәмен чабу, җимеш бакчасына карлыган, крыжовник, кура җиләге, йөзем куаклары, җир җиләге утырту, органик ашламалар кертү, дару үләннәренең яфракларын, кузгалак, укроп, кычыткан җыю яхшы, ә менә үсемлекләрне химик препаратлар белән эшкәртүдән тыелып тору мәслихәт.

17 май (якшәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.31 сәгатьтә калка, 13.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.26 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Баш өянәге

Ай Кучкарда чакта башка бик көчле тәэсир итә, шунлыктан бу көннәрдә күз, колак, борын турында кайгырту мөһим. Баш өянәге кузгалу ихтималы да зур. Авыртуын басу өчен, башны 2-3 тапкыр алга-артка, аннан соң 2-3 тапкыр уңга-сулга ияләр, аннары, муен мускулларын йомшартып, башны башта бер як, аннан соң икенче якка түгәрәк ясап тәгәрәтәләр. Берничә тапкыр кабатларга кирәк. Авырту басылмаса, бераз вакыт үткәч яңадан кабатлау мәслихәт.

18 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.43 сәгатьтә калка, 14.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.29 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

19 май (сишәмбе). Рамазан аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 2.54 сәгатьтә калка, 15.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.33 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Эчәклекне чистарту

Яртышар стакан дөге һәм солыны юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

20 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.05 сәгатьтә калка, 17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.37 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

21 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.18 сәгатьтә калка, 18.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.39 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 21-23 майда үсемлекләр чәчү, утырту тыела.

Гаймориттан дәва бар

Ай тулган көннәрдә колак-тамак-борын авырулары кискенләшергә, томау, гайморит, фарингит, ангина, ларингит башланыр­га мөмкин. Гаймориттан дәвалану өчен, ике төрле төнәтмә әзерлиләр: 1) 200 мл суга 15 г сары мәтрүшкә, 10 г ромашка чәчәге, 10 г саз кипкәре; 2) 200 мл суга 10 ар г бөтнек, лимон үләне, бака яфрагы һәм мелисса салып кайнаталар, 2 сәгать төнәтәләр. Сөзәләр, икесен бергә кушып, көненә 3 тапкыр һәр борын тишегенә 5 әр тамчы тамызалар. Дәва курсы – 3-4 көн.

22 май (җомга). Рамазан аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.33 сәгатьтә калка, 19.34 сәгатьтә бата. 20 сәгать 40 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.43 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Кәбестә салаты

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, 2-3 кишерне саламлап турап, 3 литрлы банкага тутыралар, өстенә тозлык коялар. Тозлык болай ясала: ярты литр суга ярты стакан шикәр, чирек стакан тоз салып кайнатып чыгаралар, сүндергәч, 2 аш кашыгы серкә, ярты стакан көнбагыш мае һәм издерелгән 2-3 бүлем сарымсак кушып болгаталар. Бүлмә температурасында 1 тәүлек тоткач, әзер була, аннары суыткычта саклыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев