Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 март) 

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 март (шимбә). Рәҗәб аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.15 сәгатьтә калка, 3.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.50 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 16, 23, 24 март - помидор, татлы борыч, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә, баклажан чәчү өчен уңай көннәр.

Ангинадан дәва

1 баш суганны уып, согын сыгалар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәләр. Муенга кәбестә яфрагы куеп, өстеннән киҗе-мамык яулык урыйлар, яфракны ике сәгать саен алыштыралар. Болай дәваланганда, тамак авыртуы тиз басыла, температура югары күтәрелми.

17 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә калка, 4.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.55 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Салкын тиюдән саклану

Тигез микъдарда алынган сарымсак, суган һәм керәнне вак угычтан уып, кечкенә шешәгә салалар, прополисның спиртлы төнәтмәсен өстиләр һәм берничә көн төнәтәләр. Шешәнең авызын борын тишегенә якын ук китереп, тирән итеп сулыш алалар, аннары һаваны авыз аша чыгаралар. 3-5 минут буе шулай сулыйлар. Көненә 5-6 тапкыр кабатлау файдалы.

18 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 13.53 сәгатьтә калка, 5.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.00 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Грипптан соң

Грипптан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр аш кашыгы бал, какао порошогы, атланмай салып, кайнар сулы зуррак савытка утырталар һәм болгата-болгата эретәләр. Көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

19 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 15.23 сәгатьтә калка, 5.39 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.04 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Туберкулездан – солы

1 литр суга 1 стакан солы ярмасы салып, яртылаш кимегәнче кайнаталар, аннары 2 стакан сөт өстәп, кайнатып чыгаралар. Ашарга ярты сәгать кала 1әр стакан эчәләр.

20 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.53 сәгатьтә калка, 6.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Торма согы

Ярты литр кара торма согына 200 г сыек бал кушып, яхшылап болгаталар да, хроник бронхит интектергәндә, ашар һәм йок­лар алдыннан, 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

21 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 18.22 сәгатьтә калка, 6.23 сәгатьтә бата. 6 сәгать 44 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.13 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. Бүген бернәрсә дә чәчәргә ярамый!

Бәрәңгеле дару

2 бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчемичә, эре угычтан уалар, 1аш кашыгы серкә кушалар. Боламыкны марляга сылап, югары температура белән яткан авыруның маңгаена компресс итеп куялар. Бераздан яңасына алыштыралар. Мондый компресс ангина булганда да булыша, тик бу очракта аны муенга куеп, өстеннән әйбәтләп җылы шарф урыйлар.

22 март (җомга). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.50 сәгатьтә калка, 6.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.18 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңел теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Чикләвекле нуга

50 грамм вакланган әстерхан чикләвеге, 100 г ак шоколад, 60 г атланмай, 25 г цукат шакмаклары, кайнар суда парлап алып, кипшендерелгән 1 аш кашыгы йөзем кирәк. Май белән шоколад салынган савытны, кайнар сулы кәстрүл өстенә утыртып, эретәләр, шуңа чикләвек, йөзем, цукатны кушып болгаткач, 1 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары пленкага бушатып, берәр төрле форма биреп тыгызлап төрәләр дә, кимендә 1 сәгатькә суыту камерасына куеп тоткач, пленкасыннан алып, матурлап кисәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев