Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама 16-22 июнь

16 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.55 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Прополис мае (1)

Төрле куелыктагы (10, 15, 20, 30 яки 40 процентлы) май әзерләп була. 10, 15, 20, 30 яки 40 г вакланган прополисны эмальләнгән кәстрүлгә салып, икенче зуррак савытта кайнап торган суга утырталар. Эрегәч, май һәм прополисның гомуми авырлыгы 100 г булырлык итеп, 90, 85, 80, 70 яки 60 г вазелин, атланмай яки башка төрле май кушалар, гел болгатып, 10-20 минут тоталар, кайнар килеш марля аша сөзәләр һәм, суытып, карасу пыяла савытта яхшылап ябып саклыйлар.

17 июнь (якшәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.14 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Прополис мае (2)

10 процентлы прополис мае томау төшкәндә, пешкәндә, өшегәндә, геморрой булганда, аналык һәм аналык муентыгы ялкынсынганда булыша. 15 процентлы май озак төзәлмәгән җәрәхәтләрне җыя, бетчә-сыткыларны бетерә. 20 процентлы май белән тиредәге гөмбәчек авыруларын, экзема, фурункул һәм карбункулларны дәвалыйлар. 30 һәм 40 процентлы майлар радикулит, ишиас, неврит, рожа, туберкулез, тире яман шеше булганда булыша.

18 июнь (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.38 сәгатьтә калка, 23.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

19 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.00 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

Алтын суы

Аритмия, ишемия, стенокардия кебек йөрәк авырулары вакытында халык медицинасы алтын суы эчәргә киңәш итә. Ул капиллярлар эшен яхшырта, веналарның варикоз киңәюен бетерә, оешкан канны тарата, нерв системасы эшчәнлеген җайга сала, хәтерне яхшырта, иммунитетны ныгыта. Әзерләү өчен хуҗаның үз алтыны гына кулланылырга тиеш, ул берничә граммлы, бернинди ташсыз булсын. Алтынны 2-3 стакан чиста суга салып, яртылаш кимегәнче кайнаталар, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы эчәләр. Мондый су компресс кую өчен дә әйбәт.

20 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 11.21 сәгатьтә калка, 0.05 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

21 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.39 сәгатьтә калка, 0.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Сыр сихәте

Галимнәр әйтүенчә, сырның кеше организмы өчен файдасы тәүлекнең кайсы вакытында ашалуына бәйле. Иртәнге сәгать 9-10 га кадәр сыр аеруча яхшы үзләштерелә. 10 нан 12 гә тикле сырның файдасы кими, 12 дән кичке 4 кә чаклы бөтенләй диярлек файдасы калмый. Шуңа сырны иртән ашарга тырышырга кирәк. Аңарда кальций сөттәгедән күбрәк.

22 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 13.55 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.35 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Шоколадлы-каймаклы торт

Камыр өчен: 2 стакан каймак, 2 стакан шикәр, 2 стакан он, 2 йомырка, 2 чәй кашыгы сода (серкә белән сүндерелгән), 2 чәй кашыгы какао, тоз, атланмай кирәк. Крем өчен: 1 стакан каймак, 1 стакан шикәр, 1 чәй кашыгы какао алалар. Камыр өчен кирәкле бөтен нәрсәне икегә бүлеп, 2 аерым савытта туглыйлар, майлы кәгазь җәелгән 2 табага агызып, кабартма пешерәләр. Кремны яхшылап болгатып күпертәләр. Кабартмалар суынгач, икесенә дә крем агызалар, берсе өстенә берсен куеп, өстәгесен уылган шоколад белән бизиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев