Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.03 сәгатьтә калка,19.34 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.43 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Суган ширбәте

500 г суганны вак кына турап, 1 литр суга салалар, 400 г шикәр өстәп, сүрән утта 2 сәгать пешерәләр. Суытып, 50 г бал кушалар, шешәгә тутыралар. Ютәлне басу өчен, ашаганнан соң, көненә 4-6 аш кашыгы кабалар. Яки кичтән бер баш суганны вак кына турыйлар да, өстенә 2 аш кашыгы шикәр сибәләр. Иртән дару әзер. Көн буена суганын ашыйлар, суын эчәләр. Берничә көннән соң ютәл басыла.

17 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.16 сәгатьтә калка,20.52 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.46 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Бавыр авыртканда

Бавыр күзәнәкләрен яңарту өчен, көненә 4-5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 1 әр чәй кашыгы төелгән шайтан таягы (расторопша) орлыгын кабарга кирәк. Дәва курсы 1 айдан кимрәк, 2 айдан артыграк булмаска тиеш. Яисә 1 аш кашыгы сары мәтрүшкә үләнен 1 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, үлән төпкә төшкәч, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр.

18 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.28 сәгатьтә калка, 22.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.49 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

19 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.38 сәгатьтә калка, 23.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

Куркум сихәте

Бронхиаль астмадан интеккәндә, 1 чәй кашыгы куркум порошогын 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ач карынга көненә 2-3 тапкыр эчәләр. Бронхит вакытында ютәл җанга тисә, ярты чәй кашыгы куркумны тәлинкәдә яндырып, төтенен исниләр, бу какырыкны сыегайта һәм сулыш алуны җиңеләйтә.

20 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.48 сәгатьтә калка, 0.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Салкын тигәндә

Иртән 2 канәфер бөресен (әлеге тәмләткеч – канәфер агачы чәчәгенең ачылмаган бөресе ул) төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер “чәе” какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны бетерә, температураны һәм югары кан басымын төшерә.

21 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.59 сәгатьтә калка, 1.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Ангинадан – канәфер

5 канәфер бөресен төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер бөресен кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар – ул эчтәге суалчаннарны да үтерә.

22 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.12 сәгатьтә калка, 2.59 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Кабаклы коймак

300 г чистартылган кабак, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 5 аш кашыгы он, ярты стакан шикәр, бер чеметем ванилин, үсемлек мае кирәк. Кабакны уртача угычтан уалар. Җылы кефирга шикәр һәм ванилин салып болгаталар, аннары он кушып туглыйлар. Йомырка сыталар, кабакны өстәп болгаталар һәм табада кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев