Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,12.45 сәгатьтә калка, 8.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.39 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Фасоль чистарта

Хроник пиелонефриттан интеккәндә, бөерне болай чистарту файдалы. 1 стакан фасольне 1 литр суга салып, эмальләнгән кәстрүлдә, капкачын ябып, 2 сәгать пешерәләр. Суын сөзеп, фасольне төяләр, көн буена шуны гына ашыйлар һәм фасоль пешкән суны эчәләр. Сихәтләнү курсы – көнаралаш шулай дәваланып, 1 атна.

16 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,13.35 сәгатьтә калка, 8.21 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.42 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Баланлы бал

Бронхит интектергәндә, 1 аш кашыгы балан җиләген изеп, ярты стакан балга кушып болгаталар, яхшылап төреп, 5-6 сәгать төнәтәләр, көненә 4-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Каты ютәлне басу өчен, 100 г баланны 2 стакан кайнар суга салып, сүрән утта ярты сәгать пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, чирек стакан бал кушып, болгаталар, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. 

17 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,14.33 сәгатьтә калка, 8.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.45 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

18 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,15.44 сәгатьтә калка, 9.18 сәгатьтә бата. 2 сәгать 48 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.49 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Радикулит интектерсә

Радикулит интектергәндә, махсус шулпа ашау файдалы. Бер бәрәңгене яхшылап юып, мөмкин кадәр вак итеп турыйлар, 3 л суда сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Аннары күп итеп вак туралган петрушка, укроп, кинза, сельдерей салалар да, 1-2 минуттан сүндерәләр. Мондый ашны 7-10 көн рәттән ашарга кирәк.

19 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.02 сәгатьтә калка, 9.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.52 сәгать. 

 Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

20 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.23 сәгатьтә калка, 9.48 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 7.55 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Өрек сихәте

Абрикос согы организмда тоз әйләнешен яхшырта һәм шуңа бәйле рәвештә йөрәк эшчәнлеген нормага сала. Кан басымы югары булган кешеләргә өрек ашарга кирәк. Көнгә 100-150 грамм күрәгә ашау йөрәк аритмиясе һәм ишемия авыруыннан бик файдалы. Тәмәке тартасы килгән чакта бер күрәгә ашап кую тарту теләген бетерә. Эчәкләрнең кыскаруын яхшыртып, өрек эч катудан саклый. Тик менә симерү һәм шикәр чиреннән интегүчеләргә әлеге җимешне чикләнгән күләмдә генә куллану зарур. Шулай ук ашказанында җәрәхәт булган кешегә дә өрек ашарга киңәш ителми. Шешенкелекне бетерү үзлегенә бәйле рәвештә, өрекнең куе төнәтмәсе - йөрәк-кан тамырлары системасын дәвалаганда алыштыргысыз чара.

21 гыйнвар (җомга). Җөмәдел ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,19.44 сәгатьтә калка, 9.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.59 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Карабодайлы десерт

150 г карабодай ярмасы, 200 г күрәгә, 300 г эремчек, 1 йомырка, 2 аш кашыгы бал кирәк. Карабодайны пешерәләр. Күрәгәне кайнар су белән юып, яртысын блендерда издерәләр, яртысын саламлап турыйлар да, кабат икесен бергә кушалар. Эремчекне бал һәм йомырка кушып яхшылап болгаталар (баллырак кирәксә, 1-2 аш кашыгы шикәр өстәргә була), аннары карабодайны да кушалар. Табаны атланмай белән майлап, сохари оны сибәләр, эремчекле карабодайның яртысын тигезләп җәяләр, өстенә күрәгәне сылап, аннары калган эремчекле масса белән каплыйлар. Форманы фольга белән яхшылап ябалар, 170 градуслы мичтә барлыгы 25 минут пешерәләр (15 минуттан соң фольгасын ачалар). Суынгач, өстенә шикәр оны сибәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X