Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 февраль (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.01 сәгатьтә калка, 9.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.36 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Баллы май

Ашказаны җәрәхәтен болай дәвалап була. Ярты кило бал һәм ярты литр зәйтүн маен кушып, пыяла банкада суыткычта саклыйлар. Кулланыр алдыннан һәрвакыт агач кашык белән болгаталар. Көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кушылманы ашарга ярты сәгать кала кабалар. Әзерләнгәне беткәч, 1 ай ял итәләр, аннары кабат дәваланалар. Диетаны һәм туклану режимын саклаганда, җәрәхәт төзәлә.

16 февраль (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.25 сәгатьтә калка, 10.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.40 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Лимон дәвалый

Лимон согы бөер ташы авырулары вакытында, матдәләр алмашы бозылганда бик файдалы. Ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга сыгып, көненә 2-3 тапкыр эчәргә кирәк. Төркиядә һәм Тибетта исә яшьлек эликсиры бик популяр: 2 өлеш лимон согы, 4 өлеш бал, 1 өлеш көнбагыш (яки зәйтүн) маен кушалар да, һәр көнне иртән ач карынга 1 чәй кашыгы кабалар.

17 февраль (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 2.46 сәгатьтә калка, 10.37 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 9.46 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Алма гына димә

Англия галимнәре раславынча, көн саен ярты алма гына ашау да үпкә авырулары килеп чыгу куркынычын ике тапкырга киметә. Помидор да шундый ук дәвалау куәтенә ия. Атнасына 5 алма яки 3 помидор ашаганда, бронхит һәм астма кебек чирләрдән котылып була.

18 февраль (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.00 сәгатьтә калка, 11.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.50 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Анар сихәте

Иммунитетны ныгыту өчен, анар (гранат) белән дәвалану файдалы. Иртән ач карынга бер кечкенә яки ярты зур анар ашарга кирәк. Эч катмасын өчен, төнгә каршы 5-7 әстерхан чикләвеге ашыйлар. Анар да, чикләвек тә кандагы гемоглобинны арттыра. Мондый дәвалануны яз һәм көз берәр ай үткәрү яхшы нәтиҗә бирә.

19 февраль (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.03 сәгатьтә калка, 12.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәгә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешү төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Солы кесәле

Эчәклекне чистарту өчен, бик файдалы кесәл ясап ашарга була. 100 г солы ярмасын 1,5 стакан кайнар суга салып болгаталар да, яхшылап төреп, җылы урынга куялар. 1 тәүлектән соң марля аша сөзәләр, кара икмәк катысы салып, тагын 1 тәүлеккә җылы урынга куялар. Аннары куе массага әйләнгәнче болгата-болгата кайнаталар, кайнар килеш тәлинкәләргә бүлеп суыталар. Әзер кесәлне кисәкләргә бүлгәләп, үсемлек маенда кыздырылган суган белән ашыйлар.

20 февраль (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.54 сәгатьтә калка, 13.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.59 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

21 февраль (җомга). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 6.31 сәгатьтә калка, 14.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.03 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Эремчекле кекс

1,25 стакан он, 150 г шикәр, 75 г атланмай, 2 йомырка, 150 г майлы эремчек, 0,75 чәй кашыгы камыркүперткеч кирәк. Барлык ингредиентларны кушып, камыр туглыйлар, майлап он сибелгән табада 180 градуслы газ мичендә 40-45 минут пешерәләр. Әзер кекс өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев