Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.03 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

16 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.12 сәгатьтә калка, 18.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.58 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Һәркемнең үз тәмләткече

Төрле йолдызлык билгесендә туганнарның һәрберсенең үз тәмләткече бар, дип санала. Ул үз “хуҗа”сының сәламәтлеген яхшырта, кәефен күтәрә имеш. Балыкларның тәмләткече - дәфнә яфрагы; Кучкарныкы - рәйхан; Үгезбозауныкы - ак борыч; Игезәкләрнеке - хуш исле борыч; Кысланыкы - мөшкәт чикләвеге; Арысланныкы - зәгъфран; Кызныкы - канәфер; Үлчәүнеке - дарчин; Чаянныкы - кардамон; Укчыныкы - имбир; Кәҗәмөгезнеке - куркум; Сукоярныкы - кызыл кузаклы борыч.

17 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.17 сәгатьтә калка, 18.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.54 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

18 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 2.36 сәгатьтә калка, 19.27 сәгатьтә бата.  4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.50 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Сихәтле десерт

1-2 лимон, 100 әр грамм күрәгә, йөзем, хөрмә, кара җимеш, инҗир, әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгаралар яки блендерда ваклаталар, 1 стакан бал кушып, суыткычта саклыйлар. Иммунитетны ныгыту өчен, иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар, көндез һәм кичен витаминлы десерт белән чәй эчәләр.

19 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кыз йолдызлыгында, 4.03 сәгатьтә калка, 19.50 сәгатьтә бата. 05 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.45 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Гастриттан – мумие

Көз айларында еш кына гастрит кискенләшә. Бу вакытта мумие белән дәвалану файдалы. 3 г мумиены 1 литр кайнаган суда эретеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна, аннары 3 көн ял итәргә кирәк. Дәвалану чорында ачы тәмләткечләр, серкә, газлы эчемлекләр кулланмау, артык күп ашамау, тыныч булу да мөһим. Гадәттә, бер курстан соң ук ашказаны-эчәк трактының эше җайга салына.

20 август (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.34 сәгатьтә калка, 20.07 сәгатьтә бата.  1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.41 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Стресстан саклану

Бик каты ачу чыкканда, нервланганда, 7 тапкыр рәттән менә бу күнегүне ясарга кирәк. Туры басалар, үкчәләр - янәшә, куллар - аска төшерелгән. Аяк очларына басып, үкчәләрне 5 сантиметрга күтәрәләр, башны артка чөяләр һәм салмак кына сулыш алалар. Берничә минут шулай басып торгач, тагын кабатлыйлар.

21 август (җомга). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.06 сәгатьтә калка, 20.23 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.36 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Тозлы кәбестә

Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестәне вак итеп тапыйлар, өстәлгә җәеп, 1 аш кашыгы (өеп) тоз сибәләр дә, кул белән яхшылап уалар. 1 кишерне кыралар. Аннары 5 литр­лы кәстрүлгә катлап тутыралар: кәбестә, уылган кишер, берничә дәфнә яфрагы һәм кара борыч борчагы, кәбестә; аннары тагын кишер, тәмләткечләр, кәбестә. Барысын да тутыргач, зур тәлинкә каплыйлар, өстенә 3 литрлы банка белән су куялар. Икенче көнне ачып, берничә урыннан пычак белән тишкәлиләр, кабат банка белән бастыралар. 3 көн шулай эшлиләр. Аннан соң кәбестәне, банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар. Озаграк торган саен, ул тәмлеләнә генә бара.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев