Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 май (шимбә). Шәүвәл аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,17.21 сәгатьтә калка, 3.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.13 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Чәй сихәте (1)

Чәйдәге кофеин (теин) үзәк нерв системасын ярсыта, фикерләү сәләтен арттыра. Танин исә бик яхшы абсорбент, ул әгъза һәм тамыр тышчаларындагы зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә. Чәй гомерне озынайта, организмга хроник авырулар килеп чыгуны кисәтә торган микроэлементларны (бакыр, тимер, марганец, калий) кертә, кан тамырларын киңәйтә, мускулларның сыгылмалылыгын арттыра.

15 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында,18.57 сәгатьтә калка, 3.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Чәй сихәте (2)

Чәй кандагы холестерин микъдарын киметә, вирусларны үтерә, иммунитетны көчәйтә. Андагы антиоксидантлар Е витаминының тәэсирен арттыра һәм бавыр күзәнәкләрен саклый. Чәй атеросклерозны кисәтә, радиоактив нурланышка каршы торырга булыша, организмның кан ясау эшчәнлеген һәм калкансыман бизнең вазифаларын торгыза, сөякләрдән стронцийны чыгара, күз күремен яхшырта. Чәйне 85-90 градуслы йомшак чишмә суында пешерсәң, аның бөтен файдалы сыйфатлары саклана.

16 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,20.37 сәгатьтә калка, 3.52 сәгатьтә бата. 7 сәгать 14 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.20 сәгать. 

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Инсульт билгеләре

Табибләр әйтүенчә, инсульт булганнан соң өч сәгать эчендә үк ярдәм күрсәтелсә, ул организмга зыян китереп өлгерми. Инсульт булганмы-юкмы икәнне белү өчен, кешегә елмаерга кушарга кирәк (ул елмая алмаячак); гади җөмлә әйттереп карыйлар; ике кулын да өскә күтәрергә кушалар (күтәрә алмый); телен чыгарыр­га кушалар (монысын да эшли алмый). Әгәр шул билгеләрнең берсе генә булса да, тиз арада табиб чакырту мөһим.

17 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 4.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.24 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Банан ютәлне баса

Озакка сузылган ютәлдән интеккәндә, болай дәваланып була. Өлгергән ике бананны изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, бераз шикәр кушалар, утка куеп җылытып алалар һәм шушы катнашманы көн дәвамында җылы килеш әкренләп эчеп бетерәләр.

18 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.36 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.28 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

19 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.31 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Лимон тырнакны ныгыта

1 аш кашыгы лимон согына бер чеметем тоз кушып болгаталар да, тырнакларга сөртеп 15-20 минут тотканнан соң, җылы су белән юалар. Яки 1 стакан җылы суга 1 аш кашыгы тоз, 3-5 тамчы йод өстәп болгаталар, бармакларны шуңа тыгып, 15-20 минут тоталар.

20 май (җомга ). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.33 сәгатьтә калка, 6.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.34 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

Онсыз шоколадлы печенье

125 г атланмайга 180 г ачы шоколад кушып, микродулкынлы мичтә эретәләр; миксер белән 5 йомырканы күпертәләр, 130 г шикәр, ярты чәй кашыгы тоз өстәп күпертүне дәвам иттерәләр; аннары шоколадлы май, 50 г какао,1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч өстәп, миксер белән акрын тизлектә болгаталар, диаметры 22 см табага җәеп, тигезлиләр дә, 180 градуслы мичтә 25-30 минут пешерәләр, ванильле туңдырма белән ашыйлар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев