Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 март (шимбә). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.45 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зә­гыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле.

Тузганак дәвалый (1)

Атеросклерозны кисәтү өчен, тузганакның кипкән тамырын иттарткыч аша чыгарып, шушы порошокның чирек кашыгын, көненә 3 тапкыр, чәйнәмичә, төкерек белән юешләтеп, әкрен генә йоталар, бал белән кушарга да ярый. Йокысызлык, авитаминоз, невроз интектергәндә, иммунитетны күтәрү өчен, көненә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50 шәр миллилитр чи тузганак согы эчәләр. Бөер ташы авыруы булганда, 10 г вакланган тузганак тамырын 1 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр.

15 март (якшәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.32 сәгатьтә калка, 8.37 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.50 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Тузганак дәвалый (2)

Хәтер начарланганда, атеросклероз булганда, тузганак тамырының согын сыгып, шулкадәр үк дөге пешкән суга кушалар, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50 шәр мл эчәләр. Ревматизм булганда, тузганак чәчәкләрен ваклап, шулкадәр үк шикәр кушалар, болгатып, 10 көнгә суыткычка куялар. Аннары сөзәләр, яхшылап сыгалар, кабат суыткычка куялар. Ашарга 1 сәгать кала 1 әр аш кашыгы кабалар. Сөялләрдән котылу өчен, аларга көненә 4-5 тапкыр тузганак сабагы согын сөртәләр. Гепатит булганда, 1 аш кашыгы төелгән тузганак тамырын 1 стакан салкын суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, суынгач, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

16 март (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 1.52 сәгатьтә калка, 9.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.54 сәгать.

 Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

17 март (сишәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.00 сәгатьтә калка, 9.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.59 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Туберкулездан – сарымсак

Сарымсак кыякларын җыеп, җиләс урында яхшылап киптерәләр, шул төелгән порошокны, пычак очына элеп, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, кабалар. Дәва курсы 1 ай. 2 атнадан соң дәваны кабатларга була.

18 март (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.55 сәгатьтә калка, 10.52 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.03 сәгать.

 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Мелисса сихәте

Стенокардия булганда, 1 чәй кашыгы вакланган мелисса үләнен 1 стакан кайнар суда 1,5 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Астма интектергәндә, 4 аш кашыгы мелисса үләнен 2 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр. Болай дәвалану туйдыргач, башка үләннәргә күчәләр. Нервлар таушалганда, 1 аш кашыгы үләнне 200 мл кайнар суда 40 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

19 март (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 4.35 сәгатьтә калка, 11.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.08 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Ябыктыра торган салат

Кишерне вак угычтан уып, лимон согы, бал, теләсә нинди җиләк-җимеш согы кушалар да, көн буе шуны гына ашыйлар (атнага бер тапкыр).

20 март (җомга). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.06 сәгатьтә калка, 13.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.13 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Кабаклы күптермә

350-400 г кабакны шакмаклап турап, табага җәяләр, өстенә 2 аш кашыгы бал сибәләр дә, 30 минутка 150 градуслы газ миченә куялар. Шул арада 400 г майсыз эремчеккә 2 йомырка, 100-200 г каймак кушып, яхшылап болгаталар, мичтәге кабак өстенә җәяләр, температураны 180 градуска җиткереп, 30-40 минут тоталар. Бик тәмле күптермә килеп чыга: кабак мармеладсыманга әйләнә, ә эремчеккә корт тәме керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев