Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (14-20 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

14 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.16 сәгатьтә калка, 10.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Иммунитетны ныгыту (1)

Ай буена көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашау иммунитетны ныгыта. Яисә 2 аш кашыгы чыршы ылысын кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга салалар, капкачын ябып, 20 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, ике-өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Организмны мүк җиләге, балан, кара карлыган, чия, җир җиләгеннән кайнаткан компот та ныгыта, аны көн саен яртышар литр эчәргә кирәк. Яисә 5 әр аш кашыгы кырлыган (иван-чай), мелисса, бөтнек үләннәре, кәстәнә чәчәген 1 л кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә берничә тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

15 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.30 сәгатьтә калка, 10.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамыр­лары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Иммунитетны ныгыту (2)

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, ярты килограмм изелгән мүк җиләге, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, шакмаклап туралган 2-3 яшел алманы кәстрүлдәге ярты стакан суга салып, ярты килограмм шикәр өстиләр, сүрән утта кайнатып чыгаралар. Банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә ярты литр суга 250 грамм вак туралган суган, 200 грамм шикәр салып, сүрән утта сәгать ярым кайнаталар, суынгач, 2 аш кашыгы бал өстиләр, сөзеп, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

16 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.53 сәгатьтә калка, 11.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Иммунитетны ныгыту (3)

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыяла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

17 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.19 сәгатьтә калка, 11.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

18 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.45 сәгатьтә калка, 12.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операция ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Сихәтле чәй

Менә мондый чәй дә иммунитетны ныгыта: иртән 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш җиләге һәм вакланган андыз тамырын 1 л кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 20 минут төнәткәч, 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм мәтрүшкә үләннәре, 2 балкашык яшел яки кара чәй өстиләр дә, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнар су белән сыеклап, көн буена эчәләр.

19 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операция ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

20 декабрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.11 сәгатьтә калка, 12.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Ананаслы салат

3 йомырка, 5 консервланган ананас боҗрасы, 100 г сыр, 2 бүлем сарымсак, майонез кирәк. Сырны, йомырканың агын аерым, сарысын аерым уалар, ананас боҗраларын вак кына турыйлар, майонезга сарымсак издереп кушалар. Зур сай тәлинкәгә иң аска уылган йомырка агын, аннары ананасны җәяләр, әз генә майонез сылыйлар, аннары уылган сырны җәеп, тагын сарымсаклы майонез сылыйлар да, өстенә уылган йомырка сарысы сибәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев