Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 октябрь) 

13 октябрь (шимбә). Сәфәр аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 10.57 сәгатьтә калка, 19.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.39 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Суган һәм сарымсак (1)

Авитаминоз һәм иммунитетка бәйле бөтен проблемаларны диярлек суган һәм сарымсак хәл итә ала. Өшегән урынны уылган чи суган белән ышкырга кирәк. Томау төшкәндә, изелгән суганны марляга төреп, 10-15 минутка борынга куялар, яки 1 өлеш сарымсак согын 2 өлеш үсемлек маена кушып, борынга тамызалар. Пешкән суганны эренле шеш өстенә ябалар. Ютәлләгәндә, бронхит һәм коклюш булганда, ярты кило туралган суган, 400 грамм шикәр, 50 грамм балны 1 литр суда 3 сәгать пешерәләр дә, көненә 3-4 тапкыр 2шәр аш кашыгы кабалар.

14 октябрь(якшәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.02 сәгатьтә калка, 19.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.35 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-­әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Суган һәм сарымсак (2)

Чи суган суы белән сөял бетерәләр, җәрәхәт төзәтәләр, чәч ныгыталар. Суган һәм сарымсакта фитонцидлар күп, берничә минут сарымсак чәйнәгәндә, авызда бернинди бактерия дә калмый. Әмма грипп белән авырганда күп итеп сарымсак ашарга ярамый, чөнки аның актив матдәләре кан басымын күтәрә, бөерләргә авырлык китерә. Суган белән сарымсакны салкын тиюне кисәтү өчен кулланырга кирәк.

15 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.59 сәгатьтә калка, 20.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.30 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

16 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.46 сәгатьтә калка, 21.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.26 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

17 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.25 сәгатьтә калка, 22.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.21 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Сихәтле чәй

Ай Сукоярда чакта ашкайнату системасы аеруча игътибар сорый. Бу көннәрдә мондый чәй эчү файдалы, ул ашказаны эшен җайга сала. 1 әр өлеш кылыч үлән, тузганак, валерьян тамырлары, 2шәр өлеш бөтнек, кычыткан яфрагы, 1 өлеш эт шомырты (крушина) кайрысын кушып, 2 аш кашыгы җыелманы 2 стакан кайнаган суга салалар, 10 минут кайнатып, марля аша сөзәләр. Иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр.

18 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 14.55 сәгатьтә калка, 23.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.17 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Целлюлитка каршы крем

4 аш кашыгы зәйтүн маена 5 тамчы әфлисун эфир маен кушып болгаталар, целлюлитлы җирләргә сөртеп, 5 минут буе яхшылап ышкыйлар. Юалар. Көнаралаш кабатлаганда, уңай нәтиҗә 3 атнадан соң күренә башлый.

19 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 15.20 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.12 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Кабак боҗралары

0,5 кг кабак, 2 стакан он, 1 аш кашыгы шикәр, 15 г чүпрә, 1 аш кашыгы май (камыр өчен), кыздыру өчен 300 г үсемлек мае, шикәр оны кирәк. Чистартып туралган кабакны газ мичендә томалап пешереп, төяләр. Он, шикәр, чүпрә, май һәм кабак боламыгыннан камыр басалар (ванилин кушарга да була), 2 сәгать кабарталар, аннары боҗралар ясап, тагын 20 минут күпертәләр һәм кайнап торган майда кыздыралар. Суынгач, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев