Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 14.30 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.26 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Хөрмә бәлзәме

Йөрәк авыруларын дәвалау өчен, мондый бәлзәм әзерлиләр: 200 г инҗир, 300 г лимон, 400 г хөрмәне (финики) иттарткычтан чыгарып, 250 г бал кушалар, әйбәтләп болгатып, 1 тәүлек төнәтәләр. Суыткычта саклыйлар. Көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. 

14 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 14.39 сәгатьтә калка, 0.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.22 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Йөрәккә ярдәм

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 1-2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора. 

15 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,14.47 сәгатьтә калка, 2.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 

Диагноз куеп була

Аяк табанында бөтен система һәм әгъзалар белән бәйләнгән 70 мең нерв күзәнәге урнашкан, шунлыктан алар сәламәтлек турында бик төгәл “сөйләп” бирә ала. Әгәр тиктомалдан дүрт бармак астында (баш бармак түгел) сөялләр чыга икән, бу нерв системасы какшауны күрсәтә. Уң аякның чәнчә бармак асты мөгез матдә белән капланса – бавыр, сул аякныкы кап­ланса – йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыгына ишарә. Урта бармак астындагы сөялдән котылмыйча, конъюнктивиттан да котылып булмаячак. Аяк табанының эчке ягындагы сөял - эчәклектә, тышкы ягындагысы умырт­калыкта булган чирләрне күрсәтә. Үкчә кырыендагы тире тупаслану кан тамырларына игътибар итәргә кирәклекне искәртә.

16 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,14.55 сәгатьтә калка, 3.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.15 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

17 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 15.04 сәгатьтә калка, 4.44 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать. 

 Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Гастриттан – мумие

Көз айларында еш кына гастрит кискенләшә. Бу вакытта мумие белән дәвалану файдалы. 3 г мумиены 1 литр кайнаган суда эретеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр стакан эчәләр. Дәва курсы – 2 атна, аннары 3 көн ял итәргә кирәк. Дәвалану чорында ачы тәмләткечләр, серкә, газлы эчемлекләр кулланмау, артык күп ашамау, тыныч булу да мөһим. Гадәттә, бер курстан соң ук ашказаны-эчәк трактының эше җайга салына.

18 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында,15.15 сәгатьтә калка,6.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.07 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы. 

Валидол сихәте

Томаудан 1 көндә котылып була. Банка яки термоска 1 валидол төймәсе салып, өстенә кайнар су агызалар, болгаталар һәм шул парны сулыйлар. Мондый ингаляцияне берничә минут кына ясасаң да, икенче көнне борын сулый башлый. Шәм кабызып, мөмкин кадәр озаграк шуның янында утыру, әледән-әле борынга якынрак китереп алу да томауны туктата, күздән яшь агуны бетерә, тамак авыртуын баса.

19 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында,15.29 сәгатьтә калка,7.17 сәгатьтә бата. 11 сәгать 57 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 8.04 сәгать.

 Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын сак­лау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

 Көзге десерт

1-2 лимон, 100 әр г күрәгә, йөзем, хөрмә, кара җимеш, инҗир, әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгаралар яки блендерда ваклаталар, 1 стакан бал кушып, суыткычта саклыйлар. Иммунитетны ныгыту өчен, иртән ач карынга 1 аш кашыгы кабалар, көндез һәм кичен витаминлы десерт белән чәй эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев