Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.20 сәгатьтә калка, 18.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

Күңел төшенкелегеннән дәва (1)

Хәзер халыкның күпчелеге күңел төшенкелегеннән интегә. Уникаль методика авторы Алина Рейзельман тәкъдим иткән ризыклар белән тукланганда, депрессиягә бирешми калып була, шулай ук алар көч өсти, баш мие эшен яхшырта, нерв системасын да ныгыта. Беренчесе – балык мае. Омега-3, A, B, E витаминнары кытлыгы апатия, сәбәпсез сагышлану китереп чыгара, эшләү сәләтен киметә, нерв системасын какшата. Сельдь, шамбы, җәен, скумбрия, палтус, сөләйман балыгын атнасына кимендә ике тапкыр ашарга киңәш ителә, андый мөмкинлек юк икән, биоөстәмәләр – балык мае, омега-комплекслар, D витамины куллану зарур. Сөт һәм әчегән сөт ризыклары - аксым, кальций һәм витаминнар чыганагы. Сыр, кефир, йогуртларны организм җиңел үзләштерә, алар серотонин эшләнүгә булыша.

14 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.34 сәгатьтә калка, 19.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.36 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Күңел төшенкелегеннән дәва (2)

Чикләвекләр һәм кабак, көнбагыш төше туендырылмаган май кислоталарына, E, B, K, PP витаминнарына,Ca, Mg, Mn, Cu, Zn, Fe минералларына бай, бигрәк тә татлы бадәм чикләвеге файдалы. Нутриентларга (азык матдәләренә) бай яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәрне ашау кәефне күтәрә, энергиягә баета. Баклажан, томат, чөгендер, кишер, шпинат эч пошудан саклый. Банан, хөрмә, цитруслылар, йөзем, кара җимеш, шәфталу, фейхоа кәефне күтәреп кенә калмый, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта, стресстан саклый. Какао (ачы шоколад) магний, тимер, калий, кальций, натрий кебек минералларга туендыра, эндорфиннар ясалуга булыша. Йомырка – B витамины һәм аксым чыганагы, ул тиз арада организмга хәл кертә, нерв системасын ныгыта һәм бавырны саклый. 

15 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.44 сәгатьтә калка, 21.01 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 9.41 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

16 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 8.54 сәгатьтә калка, 22.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.45 сәгать. 

 Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

17 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.05 сәгатьтә калка, 23.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.49 сәгать. 

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Балан шифасы

Чуаннан, эренле сыткылардан, экземадан котылу өчен, аларга көненә 1-3 тапкыр балан согы белән компресс куярга кирәк. 2-3 атна дәвалангач, 1 атна туктап торалар, аннары тагын кабатлыйлар. Нәтиҗәсе күренсен өчен, 3-4 курс зарур. Экзема булганда, көненә ярты литрга кадәр балан согы эчү файдалы. Төнәтмә дә ярый: 2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан суда ярты сәгать төнәтәләр, ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр. Җәрәхәтләр тизрәк төзәлсен өчен, 1 аш кашыгы балан җиләген сытып, өстенә ярты стакан кайнаган җылы су салалар, 6-8 сәгать төнәткәч, сөзеп, 1 аш кашыгы бал өстиләр, шуның белән яраларга компресс куялар.

18 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.16 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.53 сәгать. 

 Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Эчәклекне чистарту 

Яртышар стакан дөге һәм солы ярмасын юып, 2,5 стакан суда куерганчы пешерәләр дә, берничә көн буе иртән һәм кичен майсыз ашыйлар. Тоз өстәргә ярый. Мондый ботка эчәклектәге бөтен кирәкмәгән нәрсәләрне чыгара, эчәк тышчасындагы җәрәхәтләрне дә төзәтә.

19 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 9.31 сәгатьтә калка, 1.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Чикләвекле кәнфит

1 әр стакан шикәр, вакланган чикләвек һәм салкын сөтне яхшылап болгатып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта, әледән-әле болгаткалап, куерганчы пешерәләр. Сөт парга әйләнә башлагач, чикләвек янмасын өчен, гел болгатырга кирәк. Тәлинкәне майлап, куе массаны шунда җәяләр, суынгач, кисәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев