Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 апрель)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 10.11 сәгатьтә калка, 2.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.00 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләтүчеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Карабодай (1)

Карабодайдагы үсемлек аксымнары һәм В төркеме витаминнары стресс һәм йокысызлыкны җиңәргә булыша, тире, чәч, тырнакны ныгыта. Калкансыман биз авырулары вакытында, 1 стакан ярмага 1әр стакан вакланган әстерхан чикләвеге һәм карабодай балы кушып, шуны атнасына 1 мәртәбә көненә 3 тапкыр ашыйлар, артыннан су яки чәй эчәләр (бу көнне башка бернәрсә дә ашамаска кирәк). Дәва курсы – 2 ай. Анемиядән интеккәндә, кыздырылган карабодай ярмасын тарттырып, көненә 4-5 тапкыр, ашар алдыннан, 2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан җылы сөт эчәләр. Шул ук вакытта көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы карабодай балы да кабып кую яхшы.

14 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.29 сәгатьтә калка, 3.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.04 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Карабодай (2)

Атеросклероз белән чирләгәндә, 3 аш кашыгы тарттырылган карабодайны 300 мл салкын суга салып болгаталар. Икенче савытта 1 литр су кайнатып, шуңа әкренләп онлы суны агызалар, куерганчы кайнаталар. Шушы кесәлне иртән һәм кичен салкын килеш 100-150 шәр мл эчәләр. Дәва курсы – 2 ай, аннары 2-4 атна туктап тору мәслихәт. Диабет белән чирләүче карабодай ярмасын даими кулланса, кандагы шикәр микъдарын контрольдә тотып була. Карабодай кандагы глюкоза микъдарын 20 процентка киметә.

15 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.55 сәгатьтә калка, 3.40 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.09 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 15-18 апрельдә укроп, петрушка, рәйхан, шпинат, салат, ташкабак чәчү уңышлы.

16 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 11нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.22 сәгатьтә калка, 4.06 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.13 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Иммунитетны ныгыту

Төшләрен алып, ике лимонны кабыгы белән иттарткычтан чыгаралар, яңа сыгылган ярты стакан лимон яки әфлисун согы, 100 мл зәйтүн мае, 2 шәр аш кашыгы дүләнә һәм бөтнек төнәтмәсе өстәп, әйбәтләп болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яшәү дәрте һәм эшкә сәләтлелек сизелеп арта.

17 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.50 сәгатьтә калка, 4.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.18 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы

18 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.18 сәгатьтә калка, 4.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 14.22 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Корт агуы

Буыннар сызлаганда, болай дәвалану файдалы. Авырткан җирне сабынлап юып, шул урынны бал кортыннан чактыралар. Угын 1 минуттан алалар. Башта 1-2 умарта кортыннан чактыра башлап, әкренләп 8-10 га җиткерергә була.

19 апрель (җомга). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.45 сәгатьтә калка, 5.03 сәгатьтә бата. 15 сәгать 13 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 14.27 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашамау хәерлерәк, балан, мүк җиләге ашау файдалы. Бүген бернәрсә чәчәргә дә, күчереп утыртырга да ярамый.

Солы кәтлите

1 стакан солы ярмасы, ярты стакан су, 1 бәрәңге, 1 баш суган, 1 бүлем сарымсак, яшел тәмләткеч үләннәр, тоз, төелгән сохари кирәк. Солы ярмасы өстенә кайнар су коеп, 30 минут җебетәләр. Суган һәм яшел үләннәрне вак кына турыйлар, бәрәңгене угычтан уалар, сарымсак бүлемен издерәләр. Барысын бергә кушып, тоз сибәләр, кәтлит ясап, төелгән сохарида әвәлиләр, үсемлек маенда ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздыралар. Аннары 5 минут томалап пешерергә дә була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев