Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 сентябрь (шимбә). Мөхәррәм аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.55 сәгатьтә калка, 16.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.58 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Кыяр согы

Аппетитны яхшырта, эчне йомшарта, үтне куа, бөердәге ташны эретә. Кремний һәм күкерткә бай булганлыктан, чәч һәм тыр­накның үсешен яхшырта, тирене сәламәтләндерә. Калийга бай булганга, кан басымын көйли. Икегә бер исәбеннән балга кушып эчелгән сок сулыш юлларын дәвалый, бактерияләрне үтерә, хәтерне яхшырта, нерв системасын тынычландыра һәм ныгыта. Организмдагы артык натрийны чыгара.

13 сентябрь (якшәмбе). Мөхәррәм аеның 25 нче көне.25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.54 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Томат согы

Аппетитны яхшырта, ашкайнатуны тизләтә, атеросклерозны кисәтә. Соктагы фолий кислотасы кан ясалуга булыша, холестерин алмашын көйли. Помидордагы лимон, алма, кузгалак кислоталары матдәләр алмашын активлаштыра. 1 кг помидор, 150г сельдерей, 200 г кишерне соксыккычтан чыгарып, вак туралган яшел тәмләткеч үләннәр һәм төелгән кара борыч сибеп эчү өлкән кеше организмын җиңел үзләштерелә торган минераль элементларга баета.

14 сентябрь (дүшәмбе). Мөхәррәм аеның 26 нчы көне.26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.06 сәгатьтә калка, 17.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.49 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Бәрәңге согы

Ялкынсынуны баса, җәрәхәтне җыя, бәвелне куа, су алмашын көйли, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Аналыкта миома булганда, югары кислоталы гастрит, эч кибү, шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте интектергәндә файдалы. Гастрит һәм колиттан дәвалану өчен, бик яхшылап юылган бәрәңгене кабыгын чистартмыйча уып, согын сыгалар, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегешәр стакан эчәләр. Гастрит һәм колиттан дәва курсы – 4-6, ашказаны җәрәхәтеннән – 6-8 атна.

15 сентябрь (сишәмбе). Мөхәррәм аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.30 сәгатьтә калка, 17.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.45 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Кабак согы

Организм хәлсезләнгәндә, йөрәк-кан тамырлары, бавыр, бөер авырулары вакытында, симергәндә эчү файдалы. Йоклар алдыннан бал кушып эчү нерв системасын тынычландыра. Кабак йомшагы углевод, пектин, каротинга, төше А витаминына һәм аксымнарга бай.

16 сентябрь (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,3.00 сәгатьтә калка, 18.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.41 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

17 сентябрь (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.33 сәгатьтә калка, 18.27 сәгатьтә бата. 14 сәгать 01 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 12.36 сәгать.

Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Петрушка согы

Эфир майлары, калий, кальций, магний, фосфор, тимер тозларына, С, В1, В2, РР витаминнарына бай. Организмдагы кислород алмашына булыша, калкансыман бизне сәламәтләндерә, кан тамырларын ныгыта. Бөердәге ташларны эретә, чистарта. Петрушка согын 30-60 миллилитрдан күбрәк эчәргә киңәш ителми, кишер, шпинат яки сельдерей согына кушып эчү исә тагын да файдалырак.

18 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 6.06 сәгатьтә калка,18.42 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.31 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Кишер согы

Ашкайнату-эчәк тракты эшен көйли, күз күремен яхшырта, җәрәхәтләрнең төзәлүен тизәйтә, кариестан һәм урт авыруларыннан саклый, сөякләрне һәм йөрәк мускулын ныгыта, кан ясалуны арттыра, холестеринны һәм токсиннарны чыгара, нерв системасын тынычландыра. Ашказаны җәрәхәте, гастрит, панкреатит, колит интектергәндә, яшь ярымнан кечерәк сабыйларга исә кишер согын эчмәү хәерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев