Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 март (шимбә). Шәгъбән аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,10.07 сәгатьтә калка, 4.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.33 сәгать

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Ангинадан – канәфер

5 канәфер кадагын төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер кадагын кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар – ул эчтәге суалчаннарны да үтерә. 

13 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 11.09 сәгатьтә калка, 5.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.38 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Банан һәм анар кесәле

Бронхиттан банан кесәле файдалы. 1 банан, 1 аш кашыгы шикәр, 200 мл су кирәк. Бананны изәләр, шикәр, кайнар су кушып, яхшылап болгаталар, капкач каплыйлар һәм 30 минут төнәтеп, эчәләр. Йөрәк авыртканда, анемия булганда исә анар кесәле файдалы. 3 стакан анар согы, 40 г крахмал, 0,5 стакан су, тәменчә шикәр кирәк. Крахмалны салкын суда эретәләр. Сокны кайнарлатып, әкрен генә крахмал өстенә агызалар, тиз генә болгаталар, шикәр өстиләр, кайный башлауга, уттан алалар.

14 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,12.23 сәгатьтә калка,5.48 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.42 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗә ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Чабыр шифа бирә

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләнен ярты стакан кайнар суга салып, бүлмә температурасына кадәр суыталар, ашарга ярты сәгать кала җылы килеш эчәләр. Пиелонефрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләне һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Катаракта булганда, коры үләнне порошок итеп төяләр, 100 г үләнгә 500 г бал кушып, сулы савыт эчендә 1 сәгать җылыталар, әледән-әле болгаталар. Суыткычта саклыйлар, көн саен йоклар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

15 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,13.44 сәгатьтә калка,6.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.47 сәгать. 

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Йолдызак – йөрәккә дәва

Йөрәк авыртканда, 1-2 уч йолдызак (мокрица) үләнен ярты литр кайнар суда, яхшылап төреп, 6 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна. Атеросклероз булганда, 4 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын 300 мл кайнар суда 10 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр.

16 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында,15.07 сәгатьтә калка,6.14 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.52 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгага китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.

17 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 16.31сәгатьтә калка,6.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать. 

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

18 март (җомга). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.56 сәгатьтә калка,6.33 сәгатьтә бата. 10 сәгать 17 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 

Кабак коймагы

300 г чистартылган кабак, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 5 аш кашыгы он, ярты стакан шикәр, бер чеметем ванилин, үсемлек мае кирәк. Кабакны уртача угычтан уалар. 30-35 градуска кадәр җылытылган кефирга шикәр һәм ванилин салып болгаталар, аннары он кушып туглыйлар. Йомырка сыталар, кабакны өстәп болгаталар һәм табада кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев