Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 гыйнвар) 

12 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.51 сәгатьтә калка,22.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә сак­лык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Гөлҗимеш шифасы

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

13 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 11.06 сәгатьтә калка, 23.41сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хуп­ланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртыр­га мөмкин. Мунча керү файдалы.

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.

14 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.22 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Прополислы җитен мае

Калкансыман бизне ныгыту өчен, прополислы җитен мае эчү файдалы. Ярты литр җитен маена 3-4 аш кашыгы вакланган прополис (туңдыру камерасына куеп торсаң, ватарга җиңелрәк) кушып, әледән-әле болгатып, сүрән утта прополис эреп беткәнче тоталар. Капкачы яхшы ябыла торган савытта салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен ач карынга 1әр десерт кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. (Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшү зарур.)

15 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.40 сәгатьтә калка, 0.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге (яки көнбагыш орлыгы), 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

16 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.00 сәгатьтә калка, 2.11 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.41 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Суган кайнатмасы

Яртышар стакан су һәм шикәрдән ширбәт пешерәләр, шуңа 1 зур баш суганны вак кына турап салып, сүрән утта кайнаталар. Суынгач, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы (6 яшькә кадәрле балалар – 1 әр чәй кашыгы) кабалар. Бу – ютәлдән бик шәп дәва.

17 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.26 сәгатьтә калка, 3.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Иммунитетны ныгыту

200 әр г күрәгә белән инҗирне юып, салкын суда 15 минут җебетәләр, аннары, артык суын саркытып, турыйлар, 100 г төелгән әстерхан чикләвеге, кабыгы белән бергә туралган лимон, 200 г бал кушып болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганчы, кефирга кушып (болай гына да ярый) 2 шәр аш кашыгы кабалар.

18 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.01 сәгатьтә калка, 4.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Бананлы кекс

2 банан, 3 йомырка, 1 стакан шикәр, 4 аш кашыгы коры сөт, 4 аш кашыгы иссез үсемлек мае, 8 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы сода, серкә кирәк. Йомырка белән шикәрне агарганчы туглап, коры сөт, май өстиләр дә, миксер белән күпертәләр. Соданы серкә белән сүндереп, онга, аннары онны йомыркалы шикәргә кушалар. Бананны чистартып, турыйлар, изәләр, камырга кушалар. Майланган табага он яки манный сибеп, камырны салалар һәм 40 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X