Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 декабрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.32 сәгатьтә калка, 13.56 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Балан сихәте (1)

Хроник ютәл интектергәндә, 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш һәм балан җиләген, ромашка, тырнак гөл, андыз үләннәрен 1 л кайнар суга салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 5-6 сәгать төнәткәч, сөзәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яхшы ябыла торган пыяла банкада саклыйлар. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен, яртышар аш кашыгы балан чәчәге һәм җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Бер чайкаганда, ярты стакан төнәтмәне кулланалар, 1-2 аш кашыгын эчәләр.

13 декабрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында,6.07 сәгатьтә калка, 14.18 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Балан сихәте (2)

Тамак авыртканда, балан җиләкләрен изеп, әз генә җылы суга салалар, бал кушып, яхшылап болгаталар да, чиста тукымага сеңдереп, муенга урыйлар, 1 сәгать тоталар. Мондый компрессны көненә 2 тапкыр куярга кирәк. Йөрәк авыртканда, 3-4 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Балан кан басымын төшерә. Ярты кило җиләкнең согын сыгып алалар, калган түп өстенә 100 грамм су салып, 5 минут кайнаталар, сөзәләр, 100 грамм шикәр өстәп болгаталар, бераз суынгач, сокка кушалар. 1 аш кашыгы бал салып, яхшылап болгаталар. Ашарга ярты сәгать кала 2 шәр аш кашыгы эчәләр.

14 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында,7.40 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 19 сәгать 18 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, баш һәм йөрәк зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.

Балан сихәте (3)

Даими баш авыртуыннан котылу өчен, көн саен, тәменчә бал кушып, 1-2 стакан балан согы эчәргә кирәк. Бу сокка солы кайнатмасы кушып эчкәндә, эчәклекнең лайлалы катлавы ялкынсынуыннан да дәваланып була. Бавырны чистарту өчен, ярты кило балан җиләген, аз гына су өстәп, эмальләнгән савытта йомшарганчы пешерәләр, иләк аша издереп чыгарып, 250 г бал кушалар, 14 көн буе иртән ач карынга һәм кичен йоклар алдыннан 2 шәр аш кашыгы кабалар.

15 декабрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.02 сәгатьтә калка, 15.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Балан сихәте (4)

Кан составын яхшырту өчен, 1,5 стакан вакланган гөлҗимеш җиләген 1,5 л суда 10 минут пешерәләр, 1 аш кашыгы канлут үләне, 5 аш кашыгы шалфей өстәп, 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стакан изелгән балан җиләге, чирек стакан шикәр өстәп, яхшылап болгаталар. 3 атна буе, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 2 ел дәвамында һәр 3 ай саен шулай дәваланганда, кан составы яхшыра. Көн саен берәм-берәм 10-15 балан төшен йотканда, бәвел һәм үт куыкларындагы ташлардан котылып була. Үтне куа торган төнәтмә әзерләү өчен, балан җиләге, бөтнек үләне, каен бөресен тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, ашаганнан соң 1 әр аш кашыгы эчәләр.

16 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.07 сәгатьтә калка, 16.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.

17 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 10.52 сәгатьтә калка, 17.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

18 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында,11.23 сәгатьтә калка, 19.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Балан куасы

Кан тамырларын киңәйтү өчен, балан һәм кызыл чөгендер куасы эчү файдалы. 300 г чи чөгендерне уып, стакан ярым суда пешерәләр. Икенче савытта стакан ярым суда 300 г баланны берничә минут кайнатып алалар. Аннары ике кайнатманы кушалар, өчтән бер стакан шикәр өстиләр, кайнатып чыгаралар да, суыталар. Сөзеп, салкын килеш эчәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев