Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.47 сәгатьтә калка, 19.48 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.04 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Шоколад шифа бирә 

Дөньяның төрле илләрендә яшәүче галимнәр шоколадның шифалы булуын исбатлый. Шведлар, ачы кара шоколад артык авырлыктан котылырга булыша, дип уйлый. Америкалылар, шоколадтагы биологик матдәләр йөрәк һәм баш миендәге тамырларда тромблар барлыкка килүне, димәк, инсульт һәм инфарктны булдырмый, дип саный. Французлар, шоколад йөрәк эшчәнлеген һәм артериаль кан басымын нормальләштерә, кан тамырларын ныгыта, дип ышана. Канада галимнәре, ачы шоколад теш эмален ныгыта, теш ташы ясалуын булдырмый, дип раслый. Япон галимнәре исә, шоколад авыздагы бактерияләрне үтерә һәм тешләрне кариестан саклый, ди. Шоколад буыннарны атеросклероздан саклый, артерияләргә холестерин утыруны булдырмый. Андагы магний иммунитетны ныгыта, күңел төшенкелегенә, начар кәефкә каршы көрәшә, хәтерне яхшырта, эшкә сәләтлелекне арттыра. Кара шоколадта кальций, калий, фосфор, тимер, А һәм В витаминнары алма һәм сырдагыга караганда күбрәк. Тик аның югары калорияле ризык икәнен онытмаска һәм артык күп кулланмаска гына кирәк.

12 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.20 сәгатьтә калка, 20.08 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.59 сәгать.

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. 

13 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.50 сәгатьтә калка, 20.37 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.55 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

14 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.11 сәгатьтә калка, 21.22 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.50 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Кычкырмаска тырыш

Көчле тавыш инсульт китереп чыгарырга мөмкин. Кеше кычкырганда, аның башына кинәт кан күтәрелә. Мондый сикереш исә баш мие тамырлары өчен бик зарарлы. Агрессив холыклы ир-атларда инфаркт, ашказаны җәрәхәте ешрак очрый, вакытсыз үлеп китү очраклары да күбрәк була. Ачулы вакытта махсус гормон бүленеп чыга һәм ул организмга бик зыянлы тәэсир итә икән. 

15 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 16.14 сәгатьтә калка, 22.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.46 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Чикләвекле бал

Азканлылык булганда, фундук чикләвеген ваклап, шулкадәр үк микъдарда бал кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы ашыйлар. Дәва курсы – 1 ай.

16 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 16.57 сәгатьтә калка, 23.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.41 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь. 

Содалы битлек

Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була: 2 аш кашыгы он (бодай, солы, карабодай) яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, чистартылган бит тиресенә сылап, 10-15 минутка калдыралар, аннары җылы су белән юып төшерәләр. 

17 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 17.26 сәгатьтә калка, 1.09 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.37 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Кишерле лечо

500 әр г кишер, суган һәм татлы борыч, 2 кг помидор, 1 стакан көнбагыш мае, тәменчә тоз кирәк. Помидорны телемләп, кишер, суган, борычны саламлап турыйлар. Кәстрүлдә көнбагыш маен җылытып, башта 5 минут суганны кыздыралар, аннары кишерне өстәп, тагын 5 минут пешерәләр, борычны салгач, 5 минуттан соң помидорны кушалар да, 8 минут пешерәләр. Тоз сибеп, 5 минут болгата-болгата сүрән утта тоталар, аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябалар да, калын сөлге каплап суыталар. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев