Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 май (шимбә). Рамазан аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 9.15 сәгатьтә калка, 1.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.00 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Күзгә ял кирәк

Күз арыганда, куе чәй яки ромашка белән әрем төнәтмәсеннән компресс куялар. 1 чәй кашыгы чәчәк балын 1,5 стакан суга салып, шул эремә белән компресс ясау да булыша. Күзләр кинәт кызарганда, аларны көненә 4-5 тапкыр суганлы су кайнатмасына бал кушып юалар. Әгәр күз кызарса һәм әрнесә, уылган чи бәрәңге (алма йә кыяр да ярый) куялар.

12 май (якшәмбе). Рамазан аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 10.38 сәгатьтә калка, 1.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Лимон тапны бетерә

Кояш нурлары тәэсирендә җәен күп кешенең тиресендә пигмент таплары пәйда була. Бу вакытта тирене көненә 3-4 тапкыр лимон яки кыяр телеме белән чылатып алу файдалы. Әчегән сөт сөртү дә булыша. 2 аш кашыгы шомырт җимешен 1 стакан кайнап торган суга салып, 30 минут төнәткәннән соң, битне көненә 3 тапкыр чистарту да яхшы нәтиҗә бирә.

13 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 12.03 сәгатьтә калка, 2.12 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.08 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Диабеттан - карабодай

Карабодай ярмасын юып, киптерәләр, он итеп төяләр. 1 стакан кефирга 1 аш кашыгы карабодай онын кушып, төнгелеккә калдыралар. Иртән 1 стакан су, 15 минут үткәч, карабодайлы кефирны эчәләр. Дарулар белән бергә, өстәмә дәва чарасы буларак, шикәр чиреннән тут агачы да файдалы. 10ар сантиметрлы ике ботакны ваклап, ярты литр суда 30 минут пешерәләр дә, төнәтеп, көн буена чәй урынына эчәләр. Җәен мөмкин кадәр күбрәк тут агачы җимешен ашау да хәлне җиңеләйтә ала.

14 май (сишәмбе). Рамазан аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.29 сәгатьтә калка, 2.33 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.12 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

15 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 14.54 сәгатьтә калка, 2.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.16 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә. 15-17 майда кыяр, баклажан, батлы борыч, томат, кәбестә, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр, 15, 16 майда бәрәңге, 17 майда яшел тәмләткеч үләннәр, ачы борыч чәчү һәм утырту уңышлы.

Циститтан - нарат бөресе

Цистит интектергәндә, 2 аш кашыгы вакланган нарат кайрысы яки бөресен 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, төреп, 30 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, 2шәр аш кашыгы эчәләр.

16 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 16.19 сәгатьтә калка, 3.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.19 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

Әгәр ялгыш киселсәгез

Җәрәхәтне чиста салкынча (кайнатылган булса, бигрәк тә яхшы) су белән юалар. Яраны 3 процентлы водород перекисе яки сыек алсу төстәге марганцовка эремәсе белән юдыралар да, кырыйларына йод сөртәләр, өстенә стериль бәйләвеч яки пластырь ябыштыралар. Бинт җәрәхәткә ябышып кипсә, водород перекисе белән җебетеп төшерәләр.

17 май (җомга). Рамазан аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 17.43 сәгатьтә калка, 3.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.23 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Кишерле сарык ите

500 г сарык ите, 500 г кишер, 2 баш суган, 2 аш кашыгы йөзем, бер чеметем әнеч, тәменчә тоз һәм борыч, туралган яшел петрушка, май кирәк. Шакмаклап туралган сарык итен кайнар майда яхшылап кыздыралар. Икенче табада боҗралап туралган суган кыздырып алалар. Кишерне юка түгәрәкләп турыйлар. Йөземне кайнар су белән юалар. Тирән табага катламлап ит, кишер, суган, йөзем тутыралар, тоз, борыч, әнеч сибәләр, капкачын томалап, сүрән утта пешерәләр. Кишер йомшаргач, ризык әзер дигән сүз. Табынга яшел петрушка сибеп бирәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X