Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 гыйнвар (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 16.09 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Кайда нинди витамин бар (1)

А витамины кабак, кишер, кәбестә, салат, яшел тәмләткеч үләннәр, бәрәңге, өрек, бавыр, бөер, диңгез балыгы, йомырка сарысы, атланмай, сөт өсте, әчегән сөт ризыкларында күп. В1 витамины солы, арпа, фасоль, бәрәңге, бавыр, бөер, чикләвек, чүпрә, кукуруз, карабодай, шыттырылган бодайда бар. В2 витаминына кәбестә, яшел борчак, алма,  помидор, шалкан, солы, сыра чүпрәсе, порей суганы, бодай, сыер ите, бавыр, әчегән сөт ризыклары бай. В3 витамины чыганаклары – чүпрә, ит, бавыр, бөер, әчегән сөт ризыклары, карабодай, бодай, солы, кукуруз, арыш, гөмбә.

12 гыйнвар (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.32 сәгатьтә калка, 9.26 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 7.30 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Кайда нинди витамин бар (2)

В5, В6, В9 һәм В12 витаминнарына йомырка сарысы, бавыр, бөер, әчегән сөт ризыклары, үсемлекләрнең яшел өлешләре, арахис, ярмалар, әфлисун, кавын, балык бай. С витаминын даими куллану зарур, ул цитрус җимешләрендә, кызыл төстәге җиләк-җимешләрдә, чәчәк кәбестәдә, яшел борчак, фасоль, тормада күп. D витаминының төп чыганаклары – йомырка, сөт, атланмай, бавыр, балык. Е витаминына бөртеклеләр, үсемлек майлары, йомырка, салат-латук, бавыр бай. F витамины балык мае, зәйтүн мае, кипкән җиләк-җимештә күп. H витамины бавыр, гөмбә, шоколад, чикләвек, сөт, йомырка сарысында бар. K витаминына диңгез кәбестәсе, яшел чәй, шпинат, башлы суган, ясмык бай.

13 гыйнвар (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 19.00 сәгатьтә калка, 9.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кан басымын күтәрү

Кан басымын кайбер үләннәрнең спиртлы төнәтмәләре яхшы күтәрә, тик аларның бөтенесен берьюлы эчәргә ярамый, бер төрле төнәтмә белән генә дәвалану мәслихәт. Даруханәдә сатыла торган женьшень төнәтмәсен көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 10-15 әр тамчы эчәргә кирәк. Дәва курсы – 1 ай, аннары 2 атна ял итеп, кабатларга була. Элеутерококк төнәтмәсен дә шул ук дозада, әмма 2-3 атна буе гына эчәләр. Кытай лимоннигы төнәтмәсен 1 ай дәвамында, көненә 2 тапкыр 30 ар тамчы эчү файдалы. Аралия төнәтмәсен 2 атна дәвамында, көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 20 шәр тамчы эчәргә була. Ал родиола төнәтмәсен 2 атна дәвамында, көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, 10 ар тамчы эчәргә киңәш ителә.

14 гыйнвар (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.29 сәгатьтә калка, 10.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

15 гыйнвар (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 21.57 сәгатьтә калка, 10.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Грипптан соң

Грипптан соң хәлсезләнгән организмны ныгыту өчен, эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр аш кашыгы бал, какао порошогы, атланмай салып, кайнар сулы зуррак савытка утырталар һәм болгата-болгата эретәләр. Көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

16 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.24 сәгатьтә калка, 10.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.41 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

17 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Челтәрле белен

1 л сөт (йә яртышар литр сөт һәм су), 3 йомырка, 2 чәй кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы тоз, 100 г үсемлек мае, бер чеметем соданы (серкә белән сүндерергә кирәкми) кушып, яхшылап болгаталар, аннары сыек каймак куелыгында булганчы он кушып, төерләре калмаслык итеп туглыйлар. Челтәрле булсын өчен, майлы табада пешерергә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев