Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай  тәүлеге.  Ай Балыклар йолдызлыгында,12.49  сәгатьтә калка, 23.59  сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим. 

Сарымсаклы җиләк

Буыннар сызлаганда, 1 кг мүк җиләге һәм 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Икенче көнне шуңа 1 кг бал кушалар, әйбәтләп болгаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы кабалар. Әзерләнгән дару беткәнче шулай дәваланалар. Аннары тагын ясыйлар. Болай дәваланганда, суны күбрәк эчәргә кирәк. Буыннар шыгырдый башлагач, балык мае да эчәләр (инструкциясе буенча). 2-3 курс шулай дәвалангач, 1 ел ял итәләр.

12 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай  тәүлеге.  Ай     Кучкар йолдызлыгында, 12.57 сәгатьтә калка. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

13 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 9 нчы көне. 10  нчы Ай  тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.05 сәгатьтә калка, 1.16 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы. 

Холестеринны киметү 

Кич ярты стакан фасоль яки борчакны суга салып калдыралар. Иртән суын түгеп, яңасын салалар, бер чеметем чәй содасы кушалар, пешереп, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 3 атна. Әгәр көненә 100 грамм фасоль ашасаң, бу вакыт эчендә холестерин микъдары 10 процентка кими. Яисә юкә чәчәген каһвәтарткычта тарттыралар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Юкә чәчәге холестерин микъдарын киметеп кенә калмый, организмнан шлак­ларны да чыгара, ябыктыра да.

14 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үгезбозау  йолдызлыгында, 13.14 сәгатьтә калка, 2.32 сәгатьтә бата.  2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Теш сызлаганда

1 чәй кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзәләр, суынгач, авызны чайкыйлар. Яки баш һәм имән бармаклар арасындагы ноктага 2 минут буе каты итеп басып торырга кирәк. Чәй төргәкчеген җылы суда чылатып, сызлаган тешкә куеп тору да булыша.

15 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау   йолдызлыгында, 13.24 сәгатьтә калка, 3.48 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.   

Гөлҗимеш шифасы

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

16 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 12 нче көне. 13 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Үгезбозау  йолдызлыгында, 13.36 сәгатьтә калка, 5.04 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы. 

Дүләнә сихәте

Климакс вакытында хәлне җиңеләйтү өчен, дүләнә чәчәге һәм җимешен тигез микъдарда кушып, 3 аш кашыгы катнашманы 3 стакан кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр стакан эчәләр. Хәл җиңеләйгәнче шулай дәваланалар.

17 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 13 нче көне. 14 нче Ай  тәүлеге.  Ай Игезәкләр  йолдызлыгында,13.53 сәгатьтә калка, 6.20 сәгатьтә бата. 2  нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала.  Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 

Тиз пешә торган бәлеш

200 г кибет каймагы яки майонез, 2 йомырка, 6 аш кашыгы он, 3-4 бәрәңге, 1 консерва (сайра яки ставрида), 1 баш суган, берәр чеметем тоз һәм сода кирәк. Каймак, майонез, йомырка, он, тоз, содадан камыр туглыйлар. Шуның яртысын майланган табага агызалар. Өстенә эре угычтан уып, согы сыгып алынган бәрәңге, изелгән консерва һәм вак кына туралган суган салалар, борыч сибәләр, калган камырны тигезләп җәяләр. Газ мичендә 30-40 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев