Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 август)

11 август (шимбә). Зөлкагдә аеның 29 нчы көне. 1 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.37 сәгатьтә калка, 19.40 сәгатьтә бата. 13 сәгать 59 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 15.22 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Нарат җиләге

Нарат җиләгендә каротин мүк җиләгендәгедән дә, лимон, груша, алма, йөзем һәм кара җиләктәгедән дә күбрәк. Матдәләр алмашын яхшырту өчен, 3-4 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, 1 әр чәй кашыгы нарат җиләге һәм яфрагын 2 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Пиелонефрит булганда, тигез микъдарда каен җиләге һәм нарат җиләге яфраклары, петрушка һәм тмин (ак әнеч) орлыкларын, төче тамыр (солодка) тамырын кушалар да, 2 аш кашыгы катнашманы ярты литр суда 10 минут пешерәләр, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

12 август (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 5.04 сәгатьтә калка, 20.09 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.18 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

13 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.32 сәгатьтә калка, 20.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Йөрәккә файдалы ризыклар

Көнгә 9 өрек ашау стенокардия (күкрәк бакасы) өянәген булдырмаска ярдәм итә. Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәкне ныгыта. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчә, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 тапкыр ашау йөрәк һәм кан тамырларына бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарктыннан үлү куркынычын 44 процентка, иртән һәм кич 6шар чия (яки төче чия) ашау 3 мәртәбә киметә. 1 көн дә калдырмыйча бик озак вакыт буе 5әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озайта. Көнгә 7 чәй кашыгы кура җиләге вареньесы ашаганда, йөрәк артерияләре 2,5 тапкыр­га ныгый. Атнага 8 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә, калий балансын торгыза, йөрәк кагуны тынычландыра. Атнага 10 әфлисун ашау йөрәкне стресслардан, организмны вируслардан саклый.

14 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.58 сәгатьтә калка, 20.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

15 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.20 сәгатьтә калка, 21.12 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

16 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.40 сәгатьтә калка, 21.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 15.01 сәгать.

 Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.

Баш авыртканда

Баш өянәге (мигрень) интектергәндә, 15-20 г дару ромашкасы чәчәген 1 стакан кайнар суда пешерәләр дә, көн буена 3кә бүлеп эчәләр. Яисә көн дәвамында берәм-берәм 10 миләш җиләге ашыйлар, бу әле йокысызлыктан да дәвалый. 2шәр аш кашыгы артыш һәм гөлҗимеш җиләге, наратбаш үләнен 0,5 литр кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр һәм көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр стакан эчәләр.

17 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.56 сәгатьтә калка, 21.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Крахмаллы кекс

2 йомырканы 1 стакан шикәр белән туглап, икеләтә артканчы күпертәләр, 2 аш кашыгы каймак, 200 г атланмай, ярты чәй кашыгы тоз, 200 г крахмал, серкә белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы сода, 200 г он өстиләр. Куе каймак кебек майлы камырны 30 минут тотканнан соң, формаларга яртылаш тутырып, газ мичендә алтынсу төскә кергәнче пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X