Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 июль (шимбә). Зөлкагдә аеның 30 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.51 сәгатьтә калка, 21.13 сәгатьтә бата. 4 сәгать 16 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.12 сәгать. 

Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Яман шешне кисәтү

Тырнак гөл, мәтрүшкә, бака яфрагы, каен бөресе, үлмәс гөл, кара аю баланы (бузина черная) чәчәге һәм җимеше, наратбаш, йорт үләне (спорыш), көтүче сумкасы, валериана, бөтнек, сары мәтрүшкә, нарат җиләге яфрагы, турак уты (толокнянка), тубылгы, әрекмән тамыры - онкологик чирләрне кисәтүдә кулланыла торган үләннәр. Шушы исемлектәге 5-6сын тигез микъдарда кушып, 1 аш кашыгы кушылманы ярты литр суда 3-5 минут пешерәләр, 30-40 минут төнәтәләр. 1,5 ай буе, көненә 4 тапкыр, ашарга 20 минут кала, бал кушып, яртышар стакан эчәләр.

11 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.58 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать. 

Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Гөлҗимеш сихәте

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 5 гөлҗимешне изеп, өстенә 1 стакан кайнар су салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр. 4-5 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Өчкә бүлеп, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. Дәва курсы – 4-5 атна.

12 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.15 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Чикләвекле бал

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, 1 стакан чистартылган эрбет чикләвеге, 1 әр аш кашыгы мәк һәм балны кушып, яхшылап болгаталар, йоклар алдыннан 1 аш кашыгы ашыйлар (бик әйбәтләп, катнашма сөтсыманга әйләнгәнче чәйнәргә кирәк). Эрбет чикләвеге йөрәккә файдалы биологик актив матдәләргә бай, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый. Мәк тынычландыра, йөрәк ритмын нормага китерә. Балдагы углевод һәм микроэлементлар йөрәк мускулын ныгыта.

13 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 6.36 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Шифалы каһвә

Ютәлләгәндә, бронхит һәм астма интектергәндә, йөрәк авыртканда, мондый каһвә эчү файдалы. Газ мичендә имән чикләвекләрен кызарганчы кыздырып алалар, төеп, каһвә кебек пешерәләр, сөт һәм шикәр кушып эчәләр.

14 июль (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 8.00 сәгатьтә калка, 22.33 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.01 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 1-2 бүлем сарымсак һәм 1 аш кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора. 

15 июль (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 9.24 сәгатьтә калка, 22.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.59 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый. 

Баллы су

Тирене тукландыру һәм җыерчыкларны киметү өчен, көн саен йоклар алдыннан баллы су белән юынырга кирәк: 1 аш кашыгы бал 2 стакан җылы суда эретелә. 15 минуттан соң битне җылы су белән чайкыйлар.

16 июль (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 10.48 сәгатьтә калка, 22.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.56 сәгать.

 Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту нәтиҗәле. 

Маринадланган кыяр

3 литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер, 2 баш кечкенә суган, берничә бүлем сарымсак, карлыган һәм чия яфрагы, укроп башлары, керән, түгәрәк кара борыч салып, юылган кыярларны тыгызлап тутыралар, өстенә кайнап торган су коеп, 15 минут тоткач, шул суны агызып алалар да, 5 чәй кашыгы тоз, 10 чәй кашыгы шикәр, 100 г 9 процентлы серкә салып, кайнатып чыгаралар, кыяр өстенә агызып, тимер капкач ябалар һәм юрганга төреп суыталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев