Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 август)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 август (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 16.12 сәгатьтә калка, 23.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.27 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Меңьяфрак шифасы (1)

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән интеккәндә, 3 аш кашыгы вакланган меңьяфрак үләнен 1 стакан суда кайнатып чыгаралар, ярты сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 2-3 аш кашыгы эчәләр.

11 август (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 17.14 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.23 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

Меңьяфрак шифасы (2)

Ашказаны җәрәхәте көчәйгәндә, вак­ланган меңьяфрак, бака яфрагы, ромашка, сары мәтрүшкә, саз кипкәрен тигез микъдарда кушып, шушы катнашманың 3 аш кашыгын 2 стакан кайнар суга салалар, 5 минут кайнаткач, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.

12 август (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 18.06 сәгатьтә калка, 0.31 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.19 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Меңьяфрак шифасы (3)

Кислоталылыгы югары булган гастритны дәвалау өчен, 3 өлеш меңьяфрак үләнен 1 өлеш канлы үлән белән кушалар, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 2-3 аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, аннары 1 атна ял итеп, тагын дәваланырга кирәк.

13 август (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 12 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 18.47 сәгатьтә калка, 1.24 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.15 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

14 август (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.18 сәгатьтә калка, 2.26 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.11 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Уртны анар дәвалый

Анар кабыгын киптереп, ваклыйлар, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, уртлар канаганда, 10 көн рәттән тәүлегенә 2-3 тапкыр чайкыйлар.

15 август (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 19.43 сәгатьтә калка, 3.32 сәгатьтә бата. 16 сәгать 30 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Аскаридага каршы

Анарны икегә бүлеп, яртысын 1 стакан кайнар суга салалар, 5 минут кайнатып, 2 сәгать төнәтәләр дә, эчтәге суалчаннарны чыгару өчен, көненә 3-4 тапкыр берничәшәр йотым кабалар. Шул рәвешле 2 анардан ясалган 4 стакан төнәтмәне эчеп бетергәндә, бөтен суалчан чыгып кача. Әмма дәваланырга 1 көн кала кишер согы эчәргә, кишер ашарга кирәк. Мәсәлән, 2 тапкыр 1 әр стакан сок эчәргә, 3-5 кишер ашарга. Кишерне груша белән алыштырсаң да ярый. Ашарга ярты сәгать кала ярты стакан тозлы кәбестә суы эчәргә киңәш ителә.

16 август (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 20.02 сәгатьтә калка, 4.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.02 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Маринадланган помидор

3 литрлы банкага: кирәк кадәр помидор, 1 татлы борыч, 3-4 бүлем сарымсак, 8-10 сабак петрушка, 3 аш кашыгы шикәр, 1 әр аш кашыгы тоз һәм серкә кирәк. Банканы стерильләгәч, төбенә сарымсак, петрушка, дүрткә бүленгән борыч салып, помидорларны тутыралар, кайнар су коеп, 5 минут тоткач, суын кире кәстрүлгә бушатып, шикәр, тоз салып, кайнатып чыгаралар, сүндергәч, серкә һәм 3 аспирин төймәсе салып болгаталар да, банкадагы помидорлар өстенә коеп, тимер капкач белән каплыйлар, калын тукымага төреп суыталар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев