Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 апреля)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.01 сәгатьтә калка, 16.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очра­шулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Алма шифасы (1)

Алма диетасы югары кан басымын төшерергә, баш авыртуын һәм әйләнүен бетерергә ярдәм итә. Андагы пектиннар кан тамырлары тышчасын ныгыта, холестеринны нормага китерә, йөрәк авыруларыннан саклый. Организмда матдәләр алмашын җайга салу өчен, фруктоза һәм органик кислоталарга бай алма согы эчү файдалы.

11 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.11 сәгатьтә калка, 17.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.53 сәгать. 

 Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Алма шифасы (2)

Алмадагы пектин организмнан агулы матдәләрне, тоз, начар холестеринны чыгара. Аның составындагы калий һәм танин шлак ясалудан саклый. 1 өлеш алмага 5 өлеш су кушып кайнатылган компот радио­нуклеидларны куа. Подагра, бәвел юллары авырулары, ревматизм интектергәндә, даими рәвештә алма төнәтмәсен яки чәен эчү файдалы. 

12 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 30 нчы көне. 1, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.20 сәгатьтә калка, 18.59 сәгатьтә бата. 5 сәгать 30 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.58 сәгать. 

Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Алма шифасы (3)

Салкын тигәндә, тамак авыртканда, ютәлләгәндә, киптерелгән алмагач яфрагы төнәтмәсе (1 өлеш яфракка 10 өлеш су) белән дәваланырга киңәш ителә. Шуны һәр 2 сәгать саен, җылы килеш, 100 әр грамм эчәләр. Хроник эч катудан интегүчеләргә вак угычтан уылган чи алма белән чи кәбес­тә боламыгы ашау файдалы, нәтиҗәсе 1-2 атнадан соң ук күренәчәк. 

13 апрель (сишәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.30 сәгатьтә калка, 20.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.02 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Алма шифасы (4)

Азканлылыктан көн саен 400-600 г алма ашап дәваланырга мөмкин. Башта алманы берничә кисәккә бүлгәләп, киселгән ягының төсе үзгәрүен көтәләр, шул чакта ул бик җиңел эшкәртелә. Угычтан уылган алма компрессы куеп, озак төзәлә торган җәрәхәтне, пешкән, өшегән урыннарны дәвалап була. 

14 апрель (чәршәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.41 сәгатьтә калка, 21.27 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.07 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. Бүген кыяр, баклажан, борыч, сарымсак, томат, тамыразыклар, яшел тәмләткеч үләннәр, кәбестә чәчү-утырту уңышлы. 

Алма шифасы (5)

Организмнан бәвелне кудыру өчен, 1 аш кашыгы киптереп төелгән алма кабыгын 1 стакан кайнар суда 5-10 минут төнәтәләр, көненә 5-6 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Бөер ташы авыруы, подагра, ревматизм, гастрит, энтероколит, атеросклероз, ютәл интектергәндә, уртача зурлыктагы чистартылмаган 3 алманы 1 л кайнар суда сүрән утта 10 минут пешерәләр дә, көн дәвамында чәй урынына эчеп бетерәләр (бераз бал кушарга да ярый).

15 апрель (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 5.56 сәгатьтә калка, 22.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.11 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

16 апрель (җомга). Рамазан аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.15 сәгатьтә калка, 23.53 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.17 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Алмалы коймак

Солы ярмасын бераз бүрттереп, шуңа эре угычтан уылган алма, шикәр, тоз, әз генә он кушып, яхшылап болгаталар да, гади коймак пешергән кебек, майлы табада кыздыралар. Табынга каймак, варенье яки бал белән бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев