Айга кырын карама (1 - 7 сентябрь)
1 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.03 сәгатьтә калка, 11.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.50 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.
Тәмле дә, файдалы да
Банан бик туклыклы һәм калорияле, иртәнге ашны алыштыра ала. Инҗир тимергә, калийга, кальцийга бай. Ютәлләгәндә, балаларга инҗирле җылы сөт эчертәләр. Хөрмә (финик) җимешендә дә калий күп, ул аңкау һәм тешләрне ныгыта. Бары тик хөрмәдә генә яман шеш күзәнәкләрен үсүдән туктатырга сәләтле матдә бар.
2 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.30 сәгатьтә калка, 12.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 13.46 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.
Тимер кытлыгы
Ай Игезәкләрдә чакта организмда тимер кытлыгы сизелә. Тимер кан ясалуда катнаша, үпкәдән күзәнәкләргә кислород күчерүне тәэмин итә. Әгәр ул җитмәсә, хәл китә. Кешегә тәүлек саен 15-20 мг тимер кирәк. Төп чыганаклары: яшел төстәге яшелчәләр, яшь шалкан сабагы, горчица, кресс-салат, бавыр, бөер, йомырка сарысы, тузганак яфрагы, киптерелгән җимешләр. Иттәге һәм ярмадагы тимер яхшырак үзләштерелсен өчен, аларны С һәм В12 витаминнары белән бергә кулланырга кирәк. Тимергә һәм каротинга бай кишер, алма, чөгендер согы эчү дә файдалы.
3 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 22 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.06 сәгатьтә калка, 13.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.41 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Күзне витамин саклый
Күзне саклауда иң әһәмиятлесе – витаминнарга бай ризыклар ашау. А витамины кишер, помидор, салат, яшел борчак, яшел суган, эремчек, бавырда күп. В витамины – яшелчә, гөмбә, сөт-катыкта, С витамины – гөлҗимеш, бәрәңге, тозлы кәбестә, цитрус җимешләрендә шактый. Елына 2 тапкыр кишер согын дару урынына эчәргә кирәк – ай буена һәр иртәне чирегешәр стакан. Петрушка согы да күзне ныгыта. Чөгендер согы эчү күзләрне сафландыра, канны һәм бөтен организмны чистарта. 2 аш кашыгы чөгендер согын кишер-петрушка согына кушып эчү дә файдалы.
4 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.02 сәгатьтә калка, 15.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.37 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
5 сентябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 16.04 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.33 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.
Лимонлы-әфлисунлы бал
Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонны (төшләрен алып, кабыгын чистартмыйча) иттарткычтан чыгаралар, 6-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.
6 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.58 сәгатьтә калка, 16.55 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.29 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
7 сентябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.09 сәгатьтә калка, 17.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.24 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Борычлы баклажан
1,5 кг баклажан, 1,5 кг өлгергән кызыл помидор, 0,5 кг кызыл болгар борычы, 1әр баш зур сарымсак һәм суган, 1 кузак әче борыч, чирек стакан 9 процентлы серкә кислотасы, чирек стакан тоз, 0,5 стакан шикәр, 0,5 стакан көнбагыш мае (стакан - 250 миллилитрлы). Помидорны кухня комбайнында яки иттарткычта ваклап, пешәргә куялар. Шакмаклап туралган суган, саламлап туралган болгар борычы, вак угычтан уылган сарымсак, тоз, шикәр, көнбагыш мае, серкә кислотасы кушып, кайнатып чыгаралар. Баклажаннарны 1әр сантиметрлы түгәрәкләп кисеп, кайнап торган яшелчәләр янына салалар, сүрән утта 20 минут пешерәләр, вак туралган эче борыч өстиләр. Стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар. Бик әчене яратмаганнарга әче борыч кушмаска да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев