Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 май (шимбә). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.19 сәгатьтә калка, 6.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.22 сәгать

 Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 1, 2 май - бәрәңге, сарымсак, суган, күпьеллык чәчәкләр утырту, редис, чөгендер, кишер, борчак чәчү, каен җиләге, җимеш агач-куаклары утырту өчен уңай көн. 

Миләшле чәй

Миләшле чәй авитаминозны бетерә, эч китүне һәм эч кибүне кисәтә, бөер эшчәнлеген җайга сала, ревматизм һәм геморройдан коткара. Яртышар аш кашыгы вакланган гөлҗимеш һәм миләш җиләкләрен 2 стакан кайнар суга салып, яхшылап төреп, 1 тәүлек буе төнәтәләр, көненә берничә тапкыр яртышар стакан эчәләр. 

2 май (якшәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында,1.20 сәгатьтә калка, 7.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.26 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Баш әйләнүдән дәва

Еш башы әйләнгән кешегә халык медицинасы болай дәваланырга киңәш итә: 20 дүләнә җиләген 1 стакан кайнар суга салып, 10 минут кайнаталар, аннары чәй урынына эчәләр. Көн буена күпме эчә аласың, шулкадәр эчәргә ярый. 

3 май (дүшәмбе). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.01 сәгатьтә калка, 9.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.31 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Инфаркттан соң (1)

Инфаркттан соң дөрес туклану аеруча мөһим. 1 кг мүк җиләге, 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 100 г бал кушалар да, 3 көн төнәтәләр, суыткычта саклыйлар. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Яисә яңа сыгылган суган согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 2-3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.

4 май (сишәмбе). Рамазан аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.29 сәгатьтә калка, 10.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.35 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Инфаркттан соң (2)

1 кг кара миләшкә 2 кг бал кушып, көненә 1 әр аш кашыгы кабу файдалы. Алма ашау организмнан шлакларны чыгара, кан тамырларының тышчасын ныгыта. Миокард инфаркты булып бераз вакыт үткәч үк, ярты стакан кишер согына 1 чәй кашыгы үсемлек мае кушып, көненә 2 тапкыр эчү файдалы. Яисә кызыл чөгендер, кишер, торма сокларын тигез микъдарда кушалар да, 3 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

5 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 2.47 сәгатьтә калка, 11.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.39 сәгать. 

 Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 5-7 майда томат, борыч, баклажан, кыяр, кәбестә үсентеләрен күчереп утырту, теләсә нинди үсемлекләрне чәчү-утырту, органик ашламалар кертү, дару өчен кычыткан һәм кузгалак яфракларын җыеп киптерү уңышлы. 

Йөрәкне ныгыту

100 г әстерхан чикләвеге төшен төеп, 2 аш кашыгы карабодай балы кушалар да, өчкә бүлеп, бер көндә ашап бетерәләр. Әстерхан чикләвегендәге магний тамырларны киңәйтә; калий артык натрийны чыгара; тимер, бакыр, кобальт, тутыя (цинк) һәм В6 витамины канда эритроцитлар ясалуга булыша. 

6 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.01 сәгатьтә калка, 13.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.43 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

7 май (җомга). Рамазан аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 14.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 15.47 сәгать. 

 Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Бисквит

3 йомырка, 1 стакан шикәр, яртышар стакан он һәм бәрәңге яки кукуруз крахмалы кирәк. Йомырка белән шикәрне миксер белән яхшылап күпертәләр, аннан соң әз-әзләп крахмаллы онны кушып, агач кашык белән әкрен генә болгаталар. Табаның төбен генә майлыйлар, кырыйларын майларга кирәкми – алайса камыр күтәрелмәячәк. 180 градуслы газ мичендә 45-50 минут пешерәләр, беренче 30 минутта ачып карарга ярамый. Торт өчен бик тәмле бисквит килеп чыга. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев