Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (1-7 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

1 июнь (шимбә). Рамазан аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.43 сәгатьтә калка, 17.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.Көн озынлыгы 17.09 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 1 июньдә баклажан, суган, кишер, торма, редис, бәрәңге, ачы борыч, 1, 5, 6 июньдә кыяр, татлы борыч, томат, кәбестә, 5, 6 июньдә төрле яшел тәмләткеч үләннәр чәчү уңышлы, ә 2, 3, 4 июньдә бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

2 июнь (якшәмбе). Рамазан аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.02 сәгатьтә калка, 18.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.Көн озынлыгы 17.12 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Атеросклероз (1)

Атеросклероз – артерияләрнең эчке сүрүендә липоид матдәләр җыелуга һәм тоташтыргыч тукыма үсүгә бәйле озакка сузылган авыру. Аны дәвалау өчен, иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 1 сәгать үткәч берәр алма ашау файдалы. 1чәй кашыгы бал, ярты лимон согын ярты стакан кайнар суга салып, кич йоклар алдыннан эчәргә була. Көн саен 1 лимон согын эчү дә нәтиҗәле: андагы калий һәм рутин кан тамырлары тышчасын ныгыта, сыгылмалырак итә.

3 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.28 сәгатьтә калка, 20.08 сәгатьтә бата. 14 сәгать 03 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.14 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Атеросклероз (2)

Яртышар килограмм йөзем, күрәгә, кара җимеш, инҗир, гөлҗимешне иттарткычтан чыгарып, кушалар, яхшылап болгаталар һәм пыяла савытта суыткычта саклыйлар, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яки академик Амосов рецепты буенча дәваланалар: 1 әр стакан йөзем һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 1 лимон согы, 1 стакан бал кушып, яхшылап болгаталар, көненә 3 тапкыр 1-2 шәр чәй кашыгы кабалар. Кичтән 1 чәй кашыгы йөземне 1 стакан кайнар суга салып калдырып, иртән шуны ашау, суын эчү дә бик файдалы. Дәва курсы – 2-3 атна.

4 июнь (сишәмбе). Шәүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.02 сәгатьтә калка, 21.21 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.Көн озынлыгы 17.16 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Сарымсаклы кефир

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту өчен, көн саен 1 стакан майсыз кефирга вак кына туралган 2 бүлем сарымсак һәм 1 чәй кашыгы эремчек кушып эчү файдалы. Сарымсак йөрәк эшчәнлеген активлаштыра, кан тамырларын чистарта. Кефир һәм эремчек аксымы йөрәк өчен төзү материалы булып тора.

5 июнь (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.48 сәгатьтә калка, 22.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.

Кан басымын төшерү

4 стакан кишер орлыгын каһвәтарткычта тарттырып, 28 тигез өлешкә бүләләр. Иртән бер өлешен 1 стакан сөткә салып, ярты чәй кашыгы бәрәңге крахмалы өстәп, кесәл итеп пешерәләр. Суытып, ач карынга эчәләр. Елына бер тапкыр 28 көн рәттән шулай дәваланалар. Бик югары кан басымы да нормальләшә, тик бу вакытта майлы ризык ашамаска кирәк.

6 июнь (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 5.48 сәгатьтә калка, 23.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.Көн озынлыгы 17.19 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Сихәтле эликсир

Склероздан саклану өчен, 100 мл лимон согы, 50 мл зәйтүн мае һәм 20 г балны кушып болгаталар да, иртән ач карынга 1 әр чәй кашыгы кабалар.

7 июнь (җомга). Шәүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.02 сәгатьтә калка, 23.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Эремчекле күптермә

3-5 аш кашыгы манный ярмасын 5 аш кашыгы кибет каймагы белән болгатып, 30 минут бүрттерәләр. Шул арада 500 г эремчеккә 3-5 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр кушып туглыйлар. Аннары манныйлы һәм эремчекле катнашмаларның икесен бергә кушып, кабат яхшылап болгаталар, 180-200 градуслы газ мичендә 20-25 минут пешерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев