Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын каракма 30 июнь- 6 июль 

30 июнь (шимбә). Шәүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 21.46 сәгатьтә калка, 5.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.30 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Зәйтүн мае

Зәйтүн мае ялкынсынуны баса, авыртуны җиңеләйтә, Альцгеймер авыруыннан саклый. Көн саен 1-2 чәй кашыгы май эчү картайгач та аек акылны саклап калу мөмкинлеге бирә. Майдагы олеин кислотасы исә күкрәк яман шеше килеп чыгу ихтималын 46 процентка киметә, барлыкка килгән шешнең үсүен туктата, даруларның тәэсирен көчәйтә. Зәйтүн мае начар холестеринны киметә, гипертония, инсульт, инфаркттан саклый, әмма аны артык күп кулланырга да ярамый - көненә 40 г җитә (якынча 2 аш кашыгы). Иң яхшысы - майны яшелчә салатына сибеп ашау.

1 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 6.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Атеросклероздан дәва

200 г миләш кайрысын 500 г суда сүрән утта 2 сәгать кайнаталар, ашар алдыннан 20-30ар мл эчәләр. Яисә тукранбаш һәм кырлыган (кипрей, иван-чай) үләннәрен тигез микъдарда кушып, чәй кебек пешерәләр һәм көн буе эчәләр. Гөлҗимешне дә, чәй кебек пешереп, 20-30 минут төнәтәләр, көн буена эчәләр. Чәчәк аткан вакытта җыелган 5 г чабыр (чабрец) үләнен 1 стакан суда 40 минут төнәтәләр, көн буена әз-әзләп эчәләр (атнасына 2-3 тапкыр кулланалар). Яисә 1 кг кара миләшне 2 кг шикәргә кушып болгаталар, көненә 1әр чәй кашыгы кабалар. Балга шулкадәр үк суган согы кушып, көненә 2 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар.

2 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.38 сәгатьтә калка, 7.13 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Кан басымын күтәрү

Кан басымын күтәрү өчен, 50 грамм каһвә орлыгын кыздырып, тарттыралар, шуңа 250 грамм бал, 1 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Кайнатманы суыткычта саклыйлар.

3 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 22.58 сәгатьтә калка, 8.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать.

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

4 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Балыклар йолдызлыгында, 23.15 сәгатьтә калка, 9.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.

Арзанлы “дару”

Тавык йомыркасы күп авыруларны дәвалауда кулланыла. Гастрит булганда, иртәнге ашка 30 минут кала 2 йомырка агын күпертеп ашыйлар. Арыганда, йомырка сарысын туглап күпертәләр, кайнар диярлек сөт, бераз шикәр кушып, әкрен генә эчәләр. Көненә 2-3 тапкыр шундый эчемлек эчәргә мөмкин. (Чи йомырка кулланганда, ул бик яхшы сыйфатлы һәм яңа салынган булыр­га тиеш). Баш авыртканда, температура югары булганда, кулъяулыкка чи йомырка сарысын сылап, маңгайга компресс итеп ябалар. Пешкән урынга, шулай ук герпес булганда, тирегә күпертелгән йомырка агы сөртәләр. Невралгия интектергәндә, каты пешкән йомырканы урталай кисеп, авырту иң каты сизелгән урынга куялар. Йомырка суына, авырту басыла. Гайморит булганда, кабыгы белән пешкән йомырканы борынга куеп, суынганчы тоталар.

5 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.32 сәгатьтә калка, 10.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.22 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

6 июль (җомга). Шәүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 23.50 сәгатьтә калка, 11.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Яшелчәләрдән соте

500 г помидор, 250 г суган, 300 г кишер, 450 г болгар борычы, 800 г баклажан, 3-4 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр, 3 дәфнә яфрагы, ярты стакан үсемлек мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Барлык яшелчәләрне дә якынча бер үк зурлыкта боҗралап турыйлар, казанга яки чуенга катламлап тутырып, тәмләткечләр сибәләр, май салалар, кайнап чыккач, сүрән утта 40 минут пешерәләр. Соте йомшак ак ипи белән ашаганда аеруча тәмле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев