Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА № 7

16 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 6-7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.50 сәгатьтә калка, 0.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.44 сәгать. Бүген көнне гаиләгә багышлагыз. Өй эшләре белән шөгыльләнегез. Үз-үзеңне танып белү, ялгыз калып, уйлану өчен уңай вакыт. Ай Үгезбозауда чакта тамак,...

16 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 6-7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 9.50 сәгатьтә калка, 0.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.44 сәгать.

Бүген көнне гаиләгә багышлагыз. Өй эшләре белән шөгыльләнегез. Үз-үзеңне танып белү, ялгыз калып, уйлану өчен уңай вакыт. Ай Үгезбозауда чакта тамак, муен, эндокрин системаны саклау мөһим. Баш, тамак, муен, үңәчкә операция ясатырга, салкын ризык ашарга, ач торырга ярамый. Майсыз ит һәм балык, сөт ризыклары ашау файдалы.

Эч кипкәндә (1)

Эч катканда, 2 стакан кипкән алманы 1 литр суда 15 минут кайнаталар, 1 чәй кашыгы бал кушалар һәм көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр, алмасын ашыйлар. Яисә мондый салат ясап, иртән ач карынга ашыйлар: уылган алма, тозлы кәбестә, вак туралган ак икмәк телемен 1 аш кашыгы үсемлек мае кушып болгатырга кирәк. Таралып торган карабодай боткасын көн саен ашау да эчәклек эшен җайга сала, нәтиҗә булмаса, суганлы һәм кишерле карабодай шулпасы пешереп ашарга кирәк.

17 февраль (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 7-8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.19 сәгатьтә калка, 1.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 9.48 сәгать.

Әллә кайчаннан бирле өелгән проблемаларны хәл итәр вакыт, активрак булу сорала. Үзегез хак булган очракта тәвәккәлләүдән курыкмагыз. Йога, медитация белән шөгыльләнү, чәчтарашка бару файдалы. Ашауда чама хисен югалтмау мөһим.

Эч кипкәндә (2)

Миләш эчне йомшарта, ашаганнан соң аның согын эчәргә яки 10-15 данә миләш ашарга кирәк. 2 кг миләшнең согын сыгып, 1 кг шикәр кушалар да, 3 тапкыр кайнатып чыгарып, суыталар. Көненә 4-5 тапкыр, ашаганнан соң, 1әр чәй кашыгы эчәләр. Эчәклек эше җайлангач, көненә 1-2 тапкыр, ашаганнан соң 20 минут үткәч, 1әр чәй кашыгы кабалар. Яз җиткәч, рәваҗ ашау файдалы, ул эчне бик шәп йомшарта.

18 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 8 нче көне. 8-9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 10.53 сәгатьтә калка, 2.49 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать.

Ай Игезәкләрдә чакта үпкә, бронхларны саклау мөһим, бавыр, үт куыгы, тире, канны дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Салкын тидерүдән сакланырга кирәк, үпкә, бронхларга операция ясатырга, шоколад, консервланган ризыклар ашарга ярамый. Зәйтүн мае, әчегән сөт ризыклары, тозлы кәбестә, сыр, әстерхан чикләвеге, тары, киви ашау файдалы.

Бавырны чистарту

Бавырны һәм үт куыгын чистарту өчен, 1әр чәй кашыгы бал һәм үсемлек маен кушып, көненә 2 тапкыр эчәргә киңәш ителә.

19 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 9 нчы көне. 9-10 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.36 сәгатьтә калка, 3.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать.

Яңа эш башлау, төгәллек таләп итә торган хезмәт белән шөгыльләнү өчен әйбәт вакыт. Кәеф күтәренкелеген саклау мөһим. Яңа башлангычлар хуплана. Үз мөмкинлекләреңдә шикләнергә ярамый. Кисә-чәнчи торган кораллар белән сак булу сорала. Беләк буыннары, күкрәк читлеге сөякләре, күкрәк умырткалары зәгыйфь. Мунча керү файдалы.

Ангинадан дәва

4 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, уылган ярты баш суган, 1 чәй кашыгы лимон согын кушып, 4 тәүлек буе һәр 3 сәгать саен 2шәр чәй кашыгы кабалар. Ә ютәлне йомшарту өчен 1 аш кашыгы вакланган мандарин кабыгын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

20 февраль (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 10 нчы көне. 10-11 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,12.26 сәгатьтә калка, 4.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.02 сәгать.

Күп энергия таләп итә торган актив эш белән шөгыльләнү, иң мөһим эшләрне башлау көне. Сулыш әгъзалары зәгыйфь, шунлыктан табигать кочагында, саф һавада ял итү файдалы. Кәһвә эчмәскә, тәмәке тартмаска кирәк. Матдәләр алмашын яхшырта торган сулыш күнегүләре ясагыз.

Астмадан - кычыткан

Бума чире - бронхиаль астмадан кычыткан дәвалый ала. Кычытканны юып, күләгәдә киптерәләр, сабагын сындыралар, яфракларын турыйлар, папирос кәгазенә, тыгызлап, сигара итеп төрәләр, 2 атна дәвамында көн саен шундый бер сигара тарталар.

21 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 11 нче көне. 11-12 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.24 сәгатьтә калка, 5.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.07 сәгать.

Күңелгә ятышлы эш белән генә шөгыльләнергә, якын кешеләр арасында ял итәргә тырышыгыз. Дөрес тукланырга, тышкы кыяфәт матурлыгын кайгыртырга кирәк. Язмышка буйсыну, эчке сиземләүгә таяну уңыш китерә. Мөһим эш башлаудан тыелу, бәхәсләшмәү хәерлерәк. Ай Кыслада чакта ашказаны - эчәк тракты әгъзаларын, сөт бизләрен саклау мөһим. Умырткалык, буыннарны дәвалау нәтиҗәле, массаж ясату файдалы. Ашкайнату системасы әгъзаларына, күкрәккә операция ясатырга, газлы эчемлек, майлы ризык кулланырга ярамый. Банан, инҗир, пешкән бәрәңге, яшел чәй, солы кесәле файдалы. Стоматологка бару уңышлы, ә менә чәч кистермәү һәм буятмау хәерлерәк.

Сипкелне бетереп була

Петрушка сабагы һәм яфрагын вак кына турап, ярты сәгать кайнар суда төнәтәләр, сөзәләр, биткә көненә берничә тапкыр сөртәләр. Яисә 1 аш кашыгы он, ярты чәй кашыгы уылган керән, чирек стакан әчегән сөтне кушып, ике кат марля арасына җәяләр дә, биткә куялар, 20 минуттан соң салкынча су белән юыналар.

22 февраль (җомга). Рабигүл ахир аеның 12 нче көне. 12-13 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.28 сәгатьтә калка, 5.48 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 10.11 сәгать.

Гадәти көндәлек эшләр белән генә шөгыльләнү мәслихәт. Якыннарыгызга игътибарны арттырырга тырышыгыз. Кибеттә йөрү, арзанлы, әмма яхшы сыйфатлы тауар сатып алу уңай нәтиҗә бирә. Яңа эш башларга, ач торырга ярамый. Тире, йөрәк зәгыйфь.

"Алтын боҗралар"

1 кг кабак, 4 стакан он, 2 аш кашыгы шикәр, 30г чүпрә, 2 аш кашыгы май (камыр өчен), кыздыру өчен 0,5л үсемлек мае, шикәр оны кирәк. Әзерләнгән кабакны газ мичендә томалап пешереп, төяләр. Он, шикәр, чүпрә, май һәм кабак боламыгыннан камыр басалар (ванилин кушарга да була), 2 сәгать кабарталар, аннары боҗралар ясап, тагын 20 минут күпертәләр һәм кайнап торган майда кыздыралар. Суынгач, шикәр оны сибәләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев