Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

28 гыйнвар (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.51 сәгатьтә калка, 23.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.21 сәгать. Иң уңышлы көннәрнең берсе. Сизгерлек арта. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Тәүлек энергетикасы үпкәнең өске өлешендә тупланганга, сулыш юлларын дәвалау яхшы...

28 гыйнвар (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.51 сәгатьтә калка, 23.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.21 сәгать.

Иң уңышлы көннәрнең берсе. Сизгерлек арта. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Тәүлек энергетикасы үпкәнең өске өлешендә тупланганга, сулыш юлларын дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Җилкә, умырткалык, үпкә, бронхлар зәгыйфь. Аякка операция ясатырга, психик чирләрне, панкреатитны дәваларга ярамый. Салкын тию ихтималы зур.

Томаудан - лимон һәм яран

1 бүлем сарымсакны изеп, 1 аш кашыгы көнбагыш маена кушалар, 8-10 сәгать төнәтәләр. Марля аша сөзеп, көненә 3-4 тапкыр һәр борын тишегенә 3әр тамчы тамызалар. Яисә яран яфрагын изеп, көпшә итеп төрәләр, борын тишекләренә 5-10 минутка тыгалар. Яки лимон согын суга кушып тамызалар. Йә булмаса, пешкән яки чи чөгендер согын сыгып, суга кушып, көненә 2-3 тапкыр 5-7шәр тамчы тамызалар.

29 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.07 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.

Ялганламаска, гайбәт сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз. Ызгышмау мөһим. Явыз теләкләр тормышка ашырга мөмкин. Бүген йоктырган чирне тиз арада дәвалап була. Тамак, тавыш ярылары, үпкә зәгыйфь. Теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый.

Брадикардиядән - һиндыба

Йөрәк тибеше әкренәйгәндә, озак вакыт буе һиндыба (цикорий) тамыры төнәтмәсе эчү файдалы. 1 һиндыба тамырын яхшылап юып, киптерәләр, турыйлар, эмальләнгән савыттагы 2 стакан салкын суга салалар, кайнап чыгар алдыннан утын әкренәйтеп, капкачын каплап, 30 минут пешерәләр. Сөзеп, 4кә бүләләр, көн буена, ашарга 30 минут кала, 4 тапкыр эчәләр.

30 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 10.25 сәгатьтә калка, 0.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.28 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кеше организмына төрлечә тәэсир итә. Файдасы күбрәк булсын өчен, ач торырга тәкъдим ителә, юкса бар энергия ашалган ризыкны эшкәртүгә китәчәк. Туган-тумача белән сүзгә килү ихтималы зур. Җиһаз күчерү, өй җыештыру өчен уңай вакыт. Ашказаны, нерв системасы зәгыйфь. Колак авырту, бизгәк тоту, эч чәнчү тискәре кичерешләрнең артык күп булуын күрсәтә.

Йокысызлыктан - бөтнек

100әр грамм киптерелгән кандала үләне (донник) һәм бөтнекне кушып, шуның 1 аш кашыгын кичтән термостагы 1 стакан кайнар суга салып калдыралар, иртән сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 50шәр мл эчәләр.

31 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.46 сәгатьтә калка, 2.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Кемгәдер зыян салу, үч алу теләге көчле, вәсвәсәләрдән ничек тә булса тыелу хәерле. Организмны чистарту нәтиҗә бирә. Күкрәк, ашказаны зәгыйфь. Бернинди яңа эш башларга ярамый.

Белеп куллану зарур

Нарат җиләге яфрагы, кыр наратбашы, артыш җиләген бөер авырулары вакытында кулланырга киңәш итсәләр дә, ялкынсыну кискенләшкән чорда алар белән дәвалану тыела. Озак вакыт буе валериана препаратлары куллану ашкайнату әгъзаларының эшчәнлеген боза, башны авырттыра. Артык күп кулланганда, алар тынычландырмый, бәлки, киресенчә, ярсыта һәм йөрәк эшчәнлеген боза.

1 февраль (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.13 сәгатьтә калка, 3.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.37 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел, гаилә белән бәйле уңай көн. Үткәннәр турында уйлану, ял итү, көч җыю өчен яхшы вакыт. Һәрнәрсәдә сизгерлек һәм юмартлык күрсәтү мөһим. Сөйкемлелек арта, шуңа күрә килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Беләк буыннары, күкрәк читлеге сөякләре, күкрәк өлеше умырткалары зәгыйфь. Тәрәзә төбендә үстерү өчен укроп, петрушка, сельдерей чәчү өчен уңай көн.

Файдалы ванналар

Умырткалык сызлавын басу өчен, 250 г кылыч үлән (аир) тамырын 3 литр суда кайнатып чыгаралар, сөзеп, ваннадагы җылы суга кушалар һәм кереп яталар. Радикулит, ревматизм, артрит интектергәндә, 250 г вакланган тукранбаш үләнен 5 литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ваннадагы суга кушалар. Остеохондроз, полиартрит интектергәндә, 300 г каз үләнен (спорыш) 5 литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ваннадагы суга кушалар.

2 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.49 сәгатьтә калка, 4.19 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Үзгәрү, катгыйлык көне. Сак һәм игътибарлы булу сорала. Тәүлекнең куәтле энергетикасы кешедә гаять зур табигый көч уятырга мөмкин. Умырткалык, бигрәк тә койрык сөяге зәгыйфь. Кискен хәрәкәтләр ясамагыз, авыр күтәрмәгез. Ач тору файдалы.

Үсә торган Ай

Үсә торган Айда (1-2 нче фаза) түбәндәгеләрне эшләү файдалы: 1) массаж ясату; 2) чәч һәм тырнак кисү (тизрәк үсәчәкләр); 3) мәҗлесләр уздыру (организм микрофлорасының активлыгы арта, шунлыктан ризык яхшы үзләштерелә); 4) җирдә, комда, үләндә, карда яланаяк йөрү (бу организмны яңа энергиягә баета).

3 февраль (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.35 сәгатьтә калка, 5.17 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.45 сәгать.

Мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантана итә. Нәфрәтләнергә ярамый. Әгәр бу көнне кемгәдер ярдәм күрсәтми калсаң, үзеңнең дә шуның хәленә төшүең ихтимал. Зарлану күңел төшенкелегенә китерәчәк. Йөрәк, умырткалыкның күкрәк өлеше зәгыйфь. Ит ашамау хәерлерәк, ә менә сокларны мөмкин кадәр күбрәк эчү файдалы.

Эремчекле торт-суфле

500 г майлы эремчек, 1 банка куертылган сөт, 25 г желатин, 2 банан, 2 киви, тәменчә шикәр һәм ванилин, бизәү өчен мандарин, киви, мармелад, шоколад, чикләвек кирәк. Эремчекне иттарткычтан чыгарып, куертылган сөт, ванилин, шикәр кушып болгаталар, миксер белән күпертәләр. Кайнатып суытылган 1 стакан суда желатинны җебетеп, җылыталар, болгаталар, суытып, эремчеккә кушалар. Эремчекле массаны 4 өлешкә бүләләр. Банан һәм кивины чистартып, юка телемләп кисәләр. Түгәрәк формага азык-төлек тасмасы җәеп, эремчекнең чиреген тигезләп җәяләр, өстенә банан түгәрәкләре тезәләр. Аннары - тагын бер чирек эремчек һәм киви, аннары - эремчек һәм банан. Дүртенче катлам - эремчек. Тигезләп җәяләр, 6 сәгатькә суыткычка куялар. Табынга куйганда мандарин, киви, шоколад, мармелад яки чикләвек белән бизиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X