Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

29 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.40 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.40 сәгать. Явыз көчләр котырына. Кешедә тән теләкләрен үтәүгә омтылыш көчәя, акылы исә моңа каршы тора алмый. Хисләрне йөгәнләргә кирәк. Төрле вәсвәсәләргә бирешмәскә тырышыгыз....

29 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.40 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.40 сәгать.

Явыз көчләр котырына. Кешедә тән теләкләрен үтәүгә омтылыш көчәя, акылы исә моңа каршы тора алмый. Хисләрне йөгәнләргә кирәк. Төрле вәсвәсәләргә бирешмәскә тырышыгыз. Балан, мүк җиләге согы эчү файдалы. Ай Кучкарда чакта баш һәм муенга операция ясатырга, теш дәвалатырга, чәч кистерергә ярамый.

Зоб юкка чыга

1 стакан карабодай ярмасын һәм 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 1 стакан бал кушалар. Атнасына 1 көн буе шуны гына ашыйлар, чәй һәм су эчәргә ярый. Дәва курсы - 6 атна. Калкансыман биз үз зурлыгына кайтмаса, 1 айдан соң курсны кабатларга була.

30 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 17.57 сәгатьтә калка, 7.05 сәгатьтә бата. 9 сәгать 19 минутта тулы Ай. Көн озынлыгы 11.36 сәгать.

Гармониягә омтылу, күңел тынычлыгын саклау мөһим. Кычкырырга, усалланырга ярамый. Беркемгә дә начарлык эшләмәгез. Фикер туплау, фәнни хезмәт язу өчен иң кулай вакыт. Кан әйләнеше системасы, тез буыннары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин.

Кан басымын төшерү

17 бүлем сарымсакны 3 стакан кайнар суга салып, 2шәр аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе һәм бал өстиләр, кайнатып чыгаргач, 3 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, ашаганнан соң 30 минут үткәч 2шәр аш кашыгы кабалар.

1 октябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 18.16 сәгатьтә калка, 8.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.31 сәгать.

Яшәү, мәхәббәт, иҗат шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмагыз, авыр эш эшләмәгез. Ай тулган көннәрдә организмның әйләнә-тирә мохит йогынтысына бирешүчәнлеге көчле. Җәрәхәтләр озак төзәлә, шуңа операцияләр ясатмау хәерле. Ач тору яки җиләк-җимеш белән генә туклану әйбәт.

Мандарин, йөзем, чикләвек

Баш мие тамырларын чистарту өчен, һәр иртә 1 мандарин, 1 чеметем йөзем, 3 әстерхан чикләвеге ашарга кирәк - нәкъ менә шул тәртиптә, кушмыйча һәм пропорцияләрен үзгәртмичә. Моннан соң 20 минут буе ашарга да, эчәргә дә ярамый, аннары 1 стакан салкынча су эчәләр һәм иртәнге аш ашыйлар. Шулай итеп тоташ 3 ай дәвлану яхшы, ярты ел булса да ярый.

2 октябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 18.39 сәгатьтә калка, 9.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.27 сәгать.

Ялгышу, алдануларга бай көн. Тире, бөерләр, зәгыйфь. Мунча керү, массаж ясату файдалы. Мандарин, бәкам исе тынычландыра. Ай Үгезбозауда чакта борын, йоткылык, бугаз, калкансыман биз, колакка операция ясатырга ярамый.

Нарат балы

Яшь наратларда бөреләрдән яшь ботаклар чыккач, 5-10 сантиметрлы 70 ботак кисәләр, 1 литр суга салып, сүрән утта йомшарганчы пешерәләр, сөзеп, 1 литр тулганчы су өстиләр, 1 килограмм шикәр, 1 чеметем лимон кислотасы (яки кабыгын чистартмыйча вак кына туралган 1 лимон) кушып, 5 минут кайналар, пыяла банкаларда суыткычта саклыйлар, көненә 1 аш кашыгы кабалар. Нарат балы хәтерне яхшырту өчен кулланыла.

3 октябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.06 сәгатьтә калка, 10.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.22 сәгать.

Агуланулар белән бәйле авыр көн. Хәтта бөҗәк тешләве дә куркыныч. Яңа танышлыкның ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Аралашуны чикләгез, күз тиюдән сакланыгыз. Бурычка акча алмагыз һәм бирмәгез. Ашкайнату системасы, талак зәгыйфь. Чыршы, ясмин исе көч өсти.

Хөрмә сихәте

Инсульт, бит нервы параличы булганда, йомшак хөрмә җимешенең (финик) тышын алып ташлап, вак кына турыйлар яки иттарткычтан чыгаралар. Ашаганнан соң, 2-3әр чәй кашыгы шул пастаны кабалар. Әгәр йотарга авыр булса, сөт яки сары май кушып бераз сыегайталар. Дәва курсы - 1 ай һәм аннан да күбрәк.

4 октябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 19.39 сәгатьтә калка, 11.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.17 сәгать.

Үз-үзеңне өйрәнү, уйлану көне. Гаиләгезгә игътибарыгызны арттырыгыз. Тәкәбберлек күрсәтмәгез, ызгышмагыз. Күзләрне арытырга ярамый. Ашказаны авырту ихтималы бар. Яран, ваниль, нарат исе күңелгә ятышлы.

Инсульттан лимон саклый

Инсульт ихтималын киметү өчен, 1әр кг әфлисун һәм лимонның төшләрен алып (кабыгын чистартмыйча) иттарткычтан чыгаралар, 6-8 аш кашыгы бал өстәп, пыяла савытта бүлмә температурасында 1 тәүлек тоталар, аннары суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

5 октябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.20 сәгатьтә калка, 12.35 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.13 сәгать.

Актив һәм хәлиткеч карарлар кабул итү, эш урынын алыштыру, сәфәр чыгу өчен яхшы көн. Физик күнегүләр ясау, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булырга тырышыгыз. Күп ашамагыз, майлы ризыклар кулланмагыз. Бавыр зәгыйфь. Тире авырулары килеп чыгу ихтималы зур булганга, синтетик тукымадан тегелгән кием кимәү хәерлерәк. Рәйхан, мөшкәт исе кәефне күтәрә.

Борычлы баклажан

1,5 кг баклажан, 1,5 кг өлгергән кызыл помидор, 0,5 кг кызыл болгар борычы, 1 әр баш зур сарымсак һәм суган, 1 кузак әче борыч, чирек стакан 9 процентлы серкә кислотасы, чирек стакан тоз, 0,5 стакан шикәр, 0,5 стакан көнбагыш мае (стакан - 250 миллилитрлы). Помидорны комбайнда яки иттарткычта ваклап, пешәргә куялар. Шакмаклап туралган суган, саламлап туралган болгар борычы, вак угычтан уылган сарымсак, тоз, шикәр, көнбагыш мае, серкә кислотасы кушып, кайнатып чыгаралар. Баклажаннарны 1әр сантиметрлы түгәрәкләп кисеп, кайнап торган яшелчәләр янына салалар, сүрән утта 20 минут пешерәләр, вак туралган эче борыч өстиләр. Стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар. Бик әчене яратмаганнарга әче борыч кушмаска да була.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X