Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

29 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.47 сәгатьтә калка, 9.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. Мәхәббәт, яшәеш, иҗат шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелегез теләгән эш белән генә шөгыльләнегез. Нерв һәм эндокрин системаларга, гипофиз, күзләргә игътибарлырак булыгыз....

29 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.47 сәгатьтә калка, 9.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Мәхәббәт, яшәеш, иҗат шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелегез теләгән эш белән генә шөгыльләнегез. Нерв һәм эндокрин системаларга, гипофиз, күзләргә игътибарлырак булыгыз. Ай Кыслада чакта ашказаны, бавыр, үт куыгы, сөт бизләре, күкрәк читлеге, ашказаны асты бизенә операция ясатырга ярамый. Аркага массаж ясату бик файдалы.

Сару кайнау

Ай Кыслада чакта ашказаны эшчәнлеге бозылырга мөмкин, ул исә саруны кайната. Моннан котылу өчен, җылы минераль су яки сөт эчәргә; суда чәй содасы эретеп эчәргә; 3-4 борчак чәйнәргә була. Көн саен ач карынга карабодай боткасы ашау да булыша. Карабодай ярмасын куе көрән төскә кергәнче кыздырып алып, төю, иләү һәм көненә 3-4 тапкыр пычак очына элеп кабу да сару кайнауны баса.

30 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.55 сәгатьтә калка, 9.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Сәфәр чыгу уңышлы тәмамлана. Ач тору бик файдалы. Бөерләр зәгыйфь. Аллергиядән, үт куыгы авыруларыннан дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Панкреатитны, нерв-психика тайпылышларын, аяклар сызлауны үләннәр белән дәвалау файда китерәчәк. Мандарин, бәкам, кипарис исе күңелгә ятышлы.

Кукуруз суы

Югары кан басымыннан дәвалану өчен, стаканга 1 аш кашыгы кукуруз оны салып, өстенә кайнар су коялар һәм төнгелеккә калдыралар. Иртән торгач, ач карынга, өскә җыелган суны эчәләр. Әгәр кан басымын тиз төшерергә кирәк булса, тукыма кисәген 5-6 процентлы серкәгә манып алып, 5-10 минутка аяк табаннарына куялар.

31 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 10.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Чит кеше йогынтысына бирешмәгез. Тәкәбберләнмәгез. Күбрәк елмаегыз! Бурычка акча бирмәгез һәм алмагыз. Сукыр эчәк зәгыйфь. Ясмин, чыршы исе тынычландыра. Чикләвек, күрәгә ашау файдалы.

Балан сихәте

Астма интектергәндә, көненә 2-3 тапкыр 2шәр аш кашыгы балан согы эчәләр. Гастрит булганда, балан чәчәге согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Фурункулез булганда, бетчә чыгып интектергәндә, көненә 3 тапкыр ярты стакан балан яфрагы согына 1 аш кашыгы бал кушып эчәләр, баланны сытып, бетчәгә яки чуанга согын да сөртәләр. Нерв системасы авырулары булганда, 25 җиләкне изеп, өстенә 3 стакан кайнар су коялар, 3 сәгать төнәткәч, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

1 гыйнвар (сишәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.19 сәгатьтә калка, 10.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.

Романтикага бай тыныч көн. Кирәкмәгән элемтәләрдән, иске-москыдан котылу яхшы. 1-3 гыйнварда, Ай Кызда чакта, ашкайнату әгъзаларын, эчәклекне саклау мөһим. Аякны тозлы суга тыгып утыру, аяк табаннарына массаж ясату файдалы. Кояш үрелмәсенә, эчәклеккә, матдәләр алмашына бәйле әгъзаларга хирургик операцияләр ясау тыела. Майлы, борычлы, какланган ризыклар, каһвә кулланмау хәерлерәк, парда пешкән ризыклар, банан, хөрмә, караҗимеш, йөзем, яшелчәләр ашау файдалы.

С витамины кирәк

Ай кимегән көннәрдә энергия актив тотыла, димәк, дәрт өстәр өчен С витаминына бай ризыклар - киви, брокколи, баллы борыч, гөлҗимеш, цитрус җимешләре ашау файдалы. С витаминына ярдәмчеләр - биофлавоноидлар да кирәк, әлеге матдәләр яшел чәй, алма, суган, помидорда күп.

2 гыйнвар (чәршәмбе). Сәфәр аеның 20 нче көне. 20-21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.33 сәгатьтә калка, 10.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Фәлсәфи уйланулар көне. Бүген һәм иртәгә диетада утыру, бәйрәм табыныннан соң организмга ял бирү файдалы. Интуиция көчле. Күп хезмәт таләп итә торган эшкә тотынмау хәерлерәк.

Йокысызлыктан интеккәндә

10 г балан кайрысына 5 г мелисса яфрагы кушып, шуның 1 чәй кашыгын 1 стакан суда 35 минут кайнаталар (су мунчасында), шулкадәр үк төнәтәләр, сөзәләр. 1 атна буе, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

3 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.49 сәгатьтә калка, 11.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.

Актив һәм хәлиткеч карарлар кабул итү көне. Саф һавада күбрәк булырга, физик эш белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Майлы ризыклар белән мавыкмагыз. Бүген бавыр зәгыйфь, шунлыктан алкоголь куллану аеруча зыянлы. Мүк җиләге, балан, миләш ашау файдалы.

Аңкау ялкынсынса

Еш кына аңкау ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: аңкауда җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный. Бу очракта кәбестә согы ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, аңкауларны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздан сасы исне дә бетерә.

4 гыйнвар (җомга). Сәфәр аеның 22 нче көне. 21-22 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.59 сәгатьтә калка, 11.23 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать.

Дусларыгызны кунакка чакырыгыз. Үзегезгә игътибарлырак булыгыз. Ай Үлчәүдә чакта бөерләр, ашказаны асты бизен саклау мөһим. Колак һәм тешне дәвалау уңыш китерә. Бөер, талак, аналык, бил, умырткалыкка, нерв системасына хирургик тыкшыну тыела. Аллергия китереп чыгарырга сәләтле цитрус җимешләре, бал, шоколад кулланмау хәерле. Үрдерелгән бодай, суда пешкән боткалар, сөт ризыклары ашау файдалы.

Банан кабартмасы

3 аш кашыгы шикәр, ярты стакан минераль су, 1 чәй кашыгы коры чүпрә, 3,5 стакан он, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 банан, тоз, 50 г төшсез йөзем, кыздыру өчен май, шикәр оны кирәк. Чүпрәне шикәрле җылы суда күпертәләр. Бананны чәнечке белән изеп, миксер белән күпертәләр. Шуңа минераль су, май, тоз, он кушып, камыр басалар. 1-1,5 сәгать җылы урында тоталар. Уртасына 3-4 йөзем куеп калдырып, кабартма ясыйлар, кызган майда алтынсу төскә кергәнче кыздыралар, маен саркытып, җылы килеш, өстенә шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X