Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

25 май (шимбә). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.25 сәгатьтә калка, 4.28 сәгатьтә бата. 10 сәгать 27 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.52 сәгать. Бүген өлешчә Ай тотыла. Мондый көннәрдә хисләрне контрольдә тотарга, нервларны сакларга кирәк. Барлык җаваплы эшләрне бераз кичектереп, тыныч, рәхәт...

25 май (шимбә). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.25 сәгатьтә калка, 4.28 сәгатьтә бата. 10 сәгать 27 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 16.52 сәгать.

Бүген өлешчә Ай тотыла. Мондый көннәрдә хисләрне контрольдә тотарга, нервларны сакларга кирәк. Барлык җаваплы эшләрне бераз кичектереп, тыныч, рәхәт шөгыль табу хәерле. Йоклар алдыннан бөтнек яки валериан үләне белән тынычландыргыч чәй эчү файдалы. Ай Укчыда чакта бавыр, үт куыгын саклау зарур, сулыш әгъзалары, кул һәм җилкә буыннарын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Кан салдырырга, аякларга һәм бавырга операция ясатырга, майлы ит ашарга ярамый.

Чабыр - шифалы үлән (1)

Цистит һәм холецистит булганда, 1 аш кашыгы вакланган чабыр (тимьян) үләнен 1 стакан кайнар суга салып, термоста 2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 50шәр г эчәләр. Салкын тигәндә, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 2 аш кашыгы төнәтмәне 1 чәй кашыгы бал белән эчәләр. Бронхит, коклюш, көчле ютәл булганда, өске сулыш юллары ялкынсынганда, 1 аш кашыгы вакланган үләнне 1 стакан кайнар суга салалар, кайнатып чыгаралар, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, 1әр аш кашыгы кабалар.

26 май (якшәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 16-17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.27 сәгатьтә калка, 5.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать.

Мәхәббәткә, сөенечкә бай көн. Ай Укчыда чакта мактанасы, тәкәбберләнәсе килә, тыйнаграк булырга кирәк. Банан, инжир, күрәгә, хөрмә, йөзем, караҗимеш ашау файдалы. 25-26 майда бәрәңге һәм сарымсак, алмагач, груша, чия, слива, ирга, роза, зелпе утыртырга ярый, түтәлләрне утарга, салат чәчәргә, агач кисәргә ярамый.

Чабыр - шифалы үлән (2)

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләнен ярты стакан кайнар суга салып, бүлмә температурасына кадәр суыталар, ашарга ярты сәгать кала җылы килеш эчәләр. Пиелонефрит булганда, 1 аш кашыгы чабыр үләне һәм чәчәген 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Катаракта булганда, коры үләнне порошок итеп төяләр, 100 г үләнгә 500 г бал кушып, сулы савыт эчендә 1 сәгать җылыталар, әледән-әле болгаталар. Суыткычта саклыйлар, көн саен йоклар алдыннан 1әр чәй кашыгы кабалар.

27 май (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 17-18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.17 сәгатьтә калка, 6.30 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 16.57 сәгать.

Күчемсез мөлкәт сатып алырга киңәш ителми. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу зарур. Ай Кәҗәмөгездә чакта умырткалык, тез, буыннар, тешне сакларга кирәк, үңәч, ашказанын дәвалау, чистарту уңай нәтиҗә бирә. Сөякләргә операция ясатырга, фастфуд, газлы эчемлекләр, каһвә кулланырга ярамый. Балык, сөт, эремчек ашау файдалы. 27-28 майда туфракка ашлама кертәләр, түтәлләрне утыйлар, сельдерей, бәрәңге утырталар, редис, кишер, чөгендер, петрушка, шалкан, торма чәчәләр. Чәчәкләрне күчереп утыртырга ярамый.

Йолдызак - йөрәккә дәва

Йөрәк авыртканда, 1-2 уч йолдызак (мокрица) үләнен ярты литр кайнар суда, яхшылап төреп, 6 сәгать төнәтәләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2-3 атна. Атеросклероз булганда, 4 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын 300 мл кайнар суда 10 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр.

28 май (сишәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 18-19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 7.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.00 сәгать.

Бүген мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрү файдалы. Өй җыештырырга, иске-москыны чыгарып ташларга киңәш ителә. Бу көннәрдә бит тиресен кайгыртыгыз. Бөтен типтагы тирегә дә ярый торган, чистарткыч, ялкынсынуны баса торган битлек болай ясала: 1 аш кашыгы тырнакгөлнең спиртлы төнәтмәсен ярты стакан суга кушалар, шуңа каймак куелыгына җиткәнче бодай оны өстиләр. Биткә ягып, 20 минут тоткач, җылы су белән юалар.

29 май (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.10 сәгатьтә калка, 9.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.03 сәгать.

Дәва курсын башлау өчен яхшы көн. Хуҗалык, сәүдә, кәсәбәгә бәйле эшләр белән шөгыльләнегез. Ай Сукоярда чакта нерв системасын, аякларны саклау мөһим, йөрәкне, кан тамырларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Артык кайгырырга, күңелсезләнергә, аякка операция ясатырга, майлы һәм ысланган ризык кулланырга ярамый. Ананас, алма, слива, киви, кыяр, шпинат, кәбестә ашау файдалы. Ай Һава билгеләрендә (Игезәкләр, Үлчәү, Сукояр) чакта сыр һәм чикләвек ашарга киңәш итәләр, чөнки алар хәтерне һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта, ә Һава билгесе көннәрендә бик күп мәгълүматны тиз арада үзләштереп һәм хәтердә калдырып өлгерергә кирәк.

Гипертониядән - барбарис

1 аш кашыгы барбарис чәчәген 300 мл суга салып, сүрән утта 10 минут пешерәләр, 2 сәгать төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр 2шәр чәй кашыгы эчәләр.

30 май (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 20-21 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.23 сәгатьтә калка, 10.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать.

Юмартлык, мәрхәмәт, кичерү, килешү көне. Бик тыныч үткәрергә кирәк. 29-30 майда җимеш агачлары һәм куакларына корткычларга каршы препарат сибәләр, төпләренә черемә тараталар, туфракны йомшарталар. Үсемлекләр утыртырга, күчерергә, аларга су сибәргә, агач кисәргә ярамый.

Пародонтоздан - ак чыршы мае

Уң кулның имән бармагына ике кат бинт урап, шуңа 5-6 тамчы чиста ак чыршы мае тамызып, уртларга массаж ясыйлар. 2 атна буе көненә 2 тапкыр шулай массаж ясарга кирәк. Тигез микъдарда кушылган ак чыршы һәм сырганак мае, ак чыршы һәм балык мае белән массаж ясау да файдалы.

31 май (җомга). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 21-22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 0.47 сәгатьтә калка, 11.52 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать.

Белем алу, тәҗрибә туплау, сәяхәткә чыгу өчен уңай көн. Ай Балыкларда чакта тирене, эндокрин системаны саклау мөһим, ашкайнату әгъзаларын дәвалау, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Аллергия китереп чыгарырга сәләтле шоколад, цитрус җимешләре, җир җиләге, тәмләткечләр кулланмыйча, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сыйлану файдалы.

Каррилы кәбестә

300 г кәбестә, 200г бәрәңге, 200 г суган, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы карри порошогы, чирегешәр чәй кашыгы ак әнеч (тмин) һәм төелгән кызыл борыч, 2 канәфер кадагы, дәфнә яфрагы, 50 г томат пастасы, ярты стакан су яки шулпа, тоз кирәк. Башта боҗралап туралган суганны майда кыздыралар, карри өстәп, 3-4 минут сүрән утта пешерәләр, аннары башка тәмләткечләрне һәм туралган кәбестәне өстәп, 10 минут кайнаталар. Бәрәңгене шакмаклап турап, кушалар, томат пастасы, су яки шулпа салып, сүрән утта әзер булганчы пешерәләр, тәменчә тоз өстиләр. Аннары дәфнә яфрагы һәм канәфер кадагын алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев