Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

21 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16-17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать. Никахлашу, сәүдә итү өчен уңышлы көн. Ай Кучкарда чакта башны, андагы кан тамырларын, авыз куышлыгын саклау зарур, билне һәм бөерләрне дәвалау нәтиҗә...

21 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 15 нче көне. 16-17 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 19.10 сәгатьтә калка, 5.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать.

Никахлашу, сәүдә итү өчен уңышлы көн. Ай Кучкарда чакта башны, андагы кан тамырларын, авыз куышлыгын саклау зарур, билне һәм бөерләрне дәвалау нәтиҗә бирә, башка һәм сизү әгъзаларына операция ясатырга, камыр ризыклары, баллы тәм-том ашарга ярамый, кәбестә, болгар борычы, карбыз, алма, кавын, йөзем ашау исә файдалы.

Кара миләш канны чистарта

1 кг кара миләшне иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар да, көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Кара миләш йодка бик бай, шунлыктан калкансыман биз зурайганда да болай дәваланырга ярый.

22 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 16 нчы көне. 17-18 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 19.36 сәгатьтә калка, 10.05 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать.

Шатлык-сөенечкә бай көн, ял итү өчен иң әйбәт вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә дә бәйрәм ясау комачауламас. Үзегезгә авырлык китерми торган эшләр белән генә шөгыльләнегез, проблемаларны онытып торыгыз.

Лимон - бавырга шифа

Бавыр авыруларын булдырмас өчен, халык медицинасында бик яхшы чара бар: 2 аш кашыгы атланмай, 1әр аш кашыгы сары һәм яшел лимон согы, 1 бүлем изгән сарымсак, 250 мл кайнар суны кушып, яхшылап болгаталар да, ач карынга эчәләр. Яки урталай кискән 1 лимон өстенә 1 стакан кайнар су салып, төн буе тоталар, иртән ач карынга шуны әз-әзләп эчеп бетерәләр.

23 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 17 нче көне. 18-19 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 11.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.

Кәефегезнең нинди булуы үзегездән тора. Күчемсез милек сатып алу, кредит алу өчен уңайсыз вакыт. Ай Үгезбозауда чакта тамак, муен, өске сулыш юлларын саклау зарур, салкын тию ихтималы зур, ач торырга ярамый, рационда витаминнар һәм минераль матдәләр җитәрлек булырга тиеш, бигрәк тә С витамины һәм тимер. Иммунитетны, йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату системаларын ныгыту таләп ителә.

Тәмләткечләр (1)

Күп кеше аш тәмләткечләрнең 5-6 төрен генә даими куллана: дәфнә яфрагы, кызыл һәм кара борыч, ваниль, дарчин, канәфер... Ә бит алар бик күп төрле. Имбир элек-электән куас куйганда, камыр ризыклары әзерләгәндә, ит кыздырганда кулланылган. Кардамон кекс, печенье, торт һәм рулетларны хуш исләндерә, компот ясаганда һәм җиләк-җимеш маринадлаганда кушыла. Куркуманы Урта Азиядә пылауга салалар, аны кыздырылган бәрәңгегә дә, сөтле дөге боткасына да, томалап пешерелгән кәбестәгә дә сибәргә була.

24 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 18 нче көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.42 сәгатьтә калка, 12.20 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать.

Үзеңне тәртипкә китерү, мунчага бару, диета башлау өчен уңай көн. Ай Игезәкләрдә чакта кул, җилкә, үпкә, бронхларны саклау зарур, бавыр, үт куыгы, кан, тире авыруларын дәвалау, тәнгә содалы тоз белән массаж ясау, бавырны, үт куыгын, канны чистарту уңай нәтиҗә бирә, үпкә, бронх, җилкә, кулга операция ясатырга ярамый.

Тәмләткечләр (2)

Һинд әнече (тмин, кумин) яшелчә, дөге, кузаклылардан ризык әзерләгәндә кушыла, ул ашкайнатуны, күз күремен, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Кара горчица орлыгы сарысына караганда ваграк, ул дөгеле, яшелчәле куе ашларны тәмләтү өчен кулланыла. Шамбаланы бигрәк тә борчак, ногыт борчагыннан ризыклар әзерләгәндә, яшелчә томалап пешергәндә өстиләр.

25 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 20-21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.25 сәгатьтә калка, 13.18 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.00 сәгать.

Бүген ерак араларга җәяү йөрү, ач тору файдалы. Көннең икенче яртысында интуиция көчәя, эчке тавышка колак салу мөһим. Ай Игезәкләрдә чакта кешеләр аралашучан, шунлыктан бу гайбәт, интригаларга бай вакыт. Ыгы-зыгы, буталчыклык хөкем сөрә. Планнар җимерелә, кирәкле кәгазьләр югала, һәркем ашыга, шулай да еш кына соңга кала.

Тамырларны чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту яхшы нәтиҗә бирә. Соңгы фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, баш авыртуы баш мие зарарланудан түгел, ә 90 процент очракта кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Йөрәк чирләренең сәбәбе исә - канда холестерин арту. Аның микъдарын киметү өчен, зәйтүн мае, кузгалак, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмасын. Көн саен бер генә бүлем булса да сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклар.

26 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 21-22 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.14 сәгатьтә калка, 14.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать.

Теләсә нинди эшлекле чаралар үткәрү өчен уңай көн. Табигать кочагында ял итү, сулыш күнегүләре ясау файдалы. Артык күп сыеклык эчмәскә кирәк.

Алоэ тирене чистарта

Кими бара торган Айда тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Алоэ яфракларын юып, иттарткычтан чыгаралар, 1 өлеш яфракка 4 өлеш исәбеннән су кушып, 2-3 минут кайнаталар. Суытып, сөзәләр, яфраклы катнашманы биткә сылап, 15 минут ятып торалар, аннары сөзгәннән соң калган су белән юалар.

27 сентябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 22-23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.11 сәгатьтә калка, 14.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.51 сәгать.

Акыл җыю, белем алу көне. Агымдагы проблемаларны вакытында хәл итәргә кирәк. Ай Кыслада чакта ашказаны, бавыр, ашказаны асты бизе, күкрәк читлеге, диафрагмага операция ясатырга ярамый.

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр дә, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев