Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

28 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.53 сәгатьтә калка, 13.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать. Бу тәүлек энергетикасы кеше организмына начар йогынты ясый, көндәлек мәшәкать һәм ыгы-зыгыга батыра. Мәгънәсез активлыктан, күп сөйләүдән тыелу зарур. Энергияне юкка-барга сарыф...

28 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.53 сәгатьтә калка, 13.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Бу тәүлек энергетикасы кеше организмына начар йогынты ясый, көндәлек мәшәкать һәм ыгы-зыгыга батыра. Мәгънәсез активлыктан, күп сөйләүдән тыелу зарур. Энергияне юкка-барга сарыф итмәү хәерле. Мунча керү, массаж ясату, балык, мүк җиләге ашау файдалы. Аяклар зәгыйфь. Теш дәвалатырга ярамый.

Тоз тешне ныгыта

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы - менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, аңкауларның канавын, теш сызлавын туктата. Аңкауларны ныгыту өчен аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы - 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

29 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 5.10 сәгатьтә калка, 13.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Ут белән эш иткәндә саклык сорала. Якыннарыгыз, балаларыгыз белән күбрәк аралашыгыз. Балтырлар зәгыйфь, кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан алдырырга ярамый. Авыр физик эшләрне салмак кына башкару, аякларны саклау хәерле. Шалфей, роза, мәтрүшкә исе көч өсти.

Дарусыз дәвалану

Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәк өянәгеннән, 9 өрек ашау күкрәк бакасыннан (стенокардиядән) саклый. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчәләр, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 мәртәбә ашау йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарктыннан үлү куркынычын 44 процентка киметә. Бер көн калдырмыйча бик озак вакыт көн саен 5әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озынайта, чөнки әлеге чикләвектә йөрәк һәм кан тамырларын холестериннан саклый торган матдәләр күп. Атнага 8 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә.

30 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.25 сәгатьтә калка, 14.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кеше өчен бик уңай. Тойгы-кичерешләрне йөгәнләү зарур. Теләсә нинди яман фикер кәефне кырырга мөмкин. Кемгә дә булса зыян салу катгый тыела. Күзләрне арытырга ярамый. Ай Укчыда чакта умырткалыкка, оча һәм бот сөякләренә операция ясатмаска, бавыр һәм үт куыгын дәваламаска тырышыгыз. Радикулитны, утракса нервны энәләр кадап дәвалау яхшы нәтиҗә бирә. Лимон, мандарин, кипарис исе кәеф кырылудан саклый.

Хәл бетсә

Хәлсезлектән котылу өчен, тормыш тамыры (женьшень) сыгынтысын яки спиртлы төнәтмәсен көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 15-20 тамчы эчү файдалы. Яисә 1әр аш кашыгы вакланган каен җиләге яфрагы һәм сөйкемле куак (заманиха) тамырын ярты литр кайнар суга салып, җылы урында 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

31 декабрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.33 сәгатьтә калка, 15.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Айның иң авыр көннәренең берсе, кеше өчен бик тә җайсыз. Организмга булышу өчен ашауны чикләргә, физик эшне азайтырга киңәш ителә. Бернинди яңа эш башларга, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярамый. Айга нәтиҗә ясарга, бурычларны түләргә кирәк. Аяклар зәгыйфь. Ай Кәҗәмөгездә чакта сөяк һәм буыннарга операция ясату тыела, ә менә төрле майлар сөртү, компресс куеп дәвалану уңай нәтиҗә бирә.

Диатездан - кишер согы

Кишерне юып, уалар, марля аша согын сыгалар (яки сок сыга торган җайланма аша чыгаралар) да, тәндәге диатез тапларына сөртәләр. 2 сәгатьтән соң ук нәтиҗә күренә башлый. Көненә 3-4 тапкыр сөрткәндә, 2 көннән соң диатез бетә. Кишер согы тиредәге теләсә нинди аллергиягә бәйле тапларны дәвалый ала.

1 гыйнвар (чәршәмбе). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 1 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 8.30 сәгатьтә калка, 16.52 сәгатьтә бата. 15 сәгать 15 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Иҗат шатлыгына бай көн, айлык эшләрне планлаштыру уңыш китерә. Яңа Ай туганда организм зәгыйфь, шунлыктан хәлдән тайганчы эшләмәскә, һәртөрле аралашуларны чикләргә кирәк. Бу вакытта операцияләр ясатырга ярамый, чөнки сихәтләнү чоры бик озакка сузылачак. Баш миенә һәм йөрәккә киеренкелек китермәскә тырышыгыз.

Гөлбадран сихәте

Баш авыртканда, буыннар сызлаганда, 2 грамм гөлбадран чәчәген 1 стакан кайнар суга салып, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашар алдыннан, чирегешәр стакан эчәләр. Холецистит, фурункулез, салкын тию, нервлар таушалу, туберкулез булганда, 1 аш кашыгы гөлбадран чәчәген термостагы ярты литр кайнар суга салалар, төн буена төнәтәләр, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 15-20 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр. Гөлбадранлы препаратларны йөкле хатыннарга һәм балаларга кулланырга ярамый.

2 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.16 сәгатьтә калка, 18.14 сәгатьтә бата. 1нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Нинди дә булса яңа эш циклын башлау яхшы нәтиҗә бирер. Иске-москыны чыгарып ташларга, күңелгә ятышсыз кешеләр белән араны өзәргә кирәк. Нәфрәтләнмәү, ызгышмау, һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хәерле. Бөтнек, ясмин, ылыс исе көч өсти.

Чәчкә лимон килешә

Чәч кавыклы булса, 100 грамм кычыткан яфрагын 1 литр кайнар суда пешерәләр дә, 2 лимон согы өстиләр, башны көнаралаш юып, шул төнәтмә белән чайкыйлар. Яисә башка әчегән сөт яки кефир сылап, сөлге белән урап ярты сәгать тоталар, аннары 1 аш кашыгы горчица салынган 1 литр су, ахырдан алма серкәсе яки лимон согы кушылган җылы су белән чайкыйлар.

3 гыйнвар (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 9.52 сәгатьтә калка, 19.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Агрессия, көрәш, хәвеф-хәтәр инстинкты белән бәйле актив көн. Бүген үзегезне начар хис итүегез ихтыяр көчегезнең җитәрлек булмавын күрсәтә. Ай Сукоярда чакта аякларга операция ясату тыела. Зиһен начарая. Иҗади активлык уяна, интуиция көчәя. Нерв системасы, сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Хәлсезлектән аңны югалтып егылу ихтималы бар. Дарулар куллануны чикләргә кирәк.

Сәдәф-печенье

40 данә печеньега: 100 г атланмай, 1 аш кашыгы ванильле шикәр, 4 аш кашыгы шикәр, 2 йомырка сарысы, 200 г он кирәк. Камыр басып, 1 сәгатькә суыткычка куялар. Пергамент кәгазе өстендә җәеп, диаметры 5 сантиметрлы түгәрәкләр кисәләр, кечерәк шешә капкачы белән эз төшерәләр, коктейль көпшәсе белән 4 тишек тишәләр. Кәгазьне майлы табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 10-12 минут пешерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев