Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

1 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.46 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать. Хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия, көрәш белән бәйле актив көн. Саклану өчен үз энергиягезне файдаланыгыз. Йогышлы авырулар кискенләшә. Үтәли җилдән сакланыгыз. Төнгелеккә бал...

1 февраль (шимбә). Рабигүл ахир аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 8.46 сәгатьтә калка, 19.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.39 сәгать.

Хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия, көрәш белән бәйле актив көн. Саклану өчен үз энергиягезне файдаланыгыз. Йогышлы авырулар кискенләшә. Үтәли җилдән сакланыгыз. Төнгелеккә бал яки лимон белән кайнар чәй эчегез. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә, арыганчы эшләргә ярамый, күзләрне саклау мөһим.

Гипертониядән - суганлы бал

1әр стакан суган согы һәм май аенда суыртылган балга иттарткычтан чыгарылган 50 г лимон кабыгы кушып болгаталар да, суыткычта саклыйлар, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч, 1әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы - 2 ай. Яисә иттарткычтан чыгарылган 1әр аш кашыгы лимон, мүк җиләге, ярты аш кашыгы гөлҗимешкә 1 стакан бал кушып, иртән һәм кичен 1әр аш кашыгы кабалар.

2 февраль (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.10 сәгатьтә калка, 21.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.43 сәгать.

Авыр, каршылыклы көн. Теләсә нинди танышу, аралашу, коллектив эш бүген авыр кичерелә һәм начар тәмамланырга мөмкин. Аралашуны чикләгез, күп сөйләмәгез. Ялгыз калыгыз. Уйламыйча карар кабул итмәгез. Бу көннәрдә әйберләр югалту ихтималы зур. Кан әйләнеше системасы, тамак, тавыш ярылары зәгыйфь. Ач торырга ярамый.

Экземадан - яран гөле

Яран гөле яфракларын суга салып, сүрән утта 1 сәгать пешерәләр, бүлмә температурасына кадәр суытып, экземалы җирне шуңа тыгып утыралар яки киҗе-мамык тукыманы чылатып, авырткан урынга куялар. Яисә пешкән сарымсакны шулкадәр үк бал кушып изәләр дә, бинтка сылап, экземалы җиргә куялар, өстенә кәгазь каплап, бинт белән бәйлиләр.

3 февраль (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.33 сәгатьтә калка, 22.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.48 сәгать.

Бүген юлга чыгу, сәяхәт итү уңай нәтиҗә бирә. Ашауда үзегезне чикләмәгез, организмга кергән ризык тулысынча үзләштерелә торган көн бүген. Саф һавада күбрәк йөрегез, бүлмәгезне ешрак җилләтегез. Ашказаны, эчәклек, өске сулыш юллары зәгыйфь. Бөтнек, дарчин, мөшкәт исе күңелгә ятышлы.

Кычыткан бавырны чистарта

1 аш кашыгы вакланган кычыткан яфрагын 1 стакан кайнар суда, җылы урында, төреп, 1 сәгать төнәтәләр. Бер үк вакытта икенче төнәтмәне дә әзерлиләр: 15 г вакланган кычыткан тамырын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр, сөзәләр, яфрак төнәтмәсенә кушалар, тәменчә бал өстиләр, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы - 2 атна.

4 февраль (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 9.56 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.52 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Сулыш күнегүләре ясау файдалы. Уңай энергия тупларга тырышыгыз. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам хисе аеруча көчәя, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Үпкә, бронх, өске сулыш юллары зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур, теш алдырырга ярамый.

Ишиастан - усак яфрагы

Утракса нерв ялкынсынганда (ишиас булганда), 1 аш кашыгы вакланган усак яфрагын 1 стакан су салып сүрән утта 30 минут пешерәләр, төнәтеп, суыталар, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Кайнар төнәтмәдә тукыма кисәген чылатып, авырткан урынга куялар, полиэтилен, аннары йон шарф белән урыйлар, ярты сәгатьтән алалар.

5 февраль (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.20 сәгатьтә калка, 0.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.56 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланмагыз, гайбәт сөйләмәгез, буш вәгъдәләр бирмәгез. Ялгыз калып уйлану файдалы. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Дару үләннәре белән дәвалану нәтиҗәле.

Хәтерне яхшыртып була

Хәтерне саклауда иң мөһим чара - дөрес туклану. Организмда цинк, магний һәм кальций җитешмәгәндә хәтер зәгыйфьләнә. Шунлыктан цинкка бай булган сыер ите һәм бавыры, йомырка, карабодай ярмасы, сыр; магний һәм кальцийга бай булган фасоль, чөгендер, күрәгә, йөзем, чикләвек һәм яшел үләннәрне күбрәк кулланырга кирәк.

6 февраль (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 10.47 сәгатьтә калка, 1.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.00 сәгать.

Ут белән эш иткәндә игътибарлы булу сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Дару препаратлары әзерләргә, мунча керергә киңәш ителә. Нерв системасы, ашказаны зәгыйфь, күзләрне арытмау сорала. Аркага төрле үлән майлары белән массаж ясату файдалы.

Бал дәвалый

Балаларда энурез булганда, ярты стакан кайнаган җылы суга 1 чәй кашыгы бал кушып болгаталар да, көненә 2 тапкыр - иртән ашаганчы һәм кич, йокларга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчертәләр.

7 февраль (җомга). Рабигүл ахир аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 11.24 сәгатьтә калка, 2.29 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.04 сәгать.

Алдашуларга бай авыр көн. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашмау хәерле. Үз фикерләрегезне туплагыз. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне гафу итегез. Күкрәк, үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк һәм баш авыртырга мөмкин. Бүген бигрәк тә актив ял итү, мунча керү файдалы.

Вегетариан кәтлите

Мондый кәтлит тәмле генә түгел, эчәклек эшчәнлеген дә җайга сала. 1 кг чөгендер, 100 г инҗир, 200 г кара җимеш, 100 г манный ярмасы, 3 йомырка, 1 аш кашыгы укроп орлыгы, тәменчә тоз кирәк. Инҗир һәм кара җимешне вак кына турыйлар. Чөгендерне эре угычта уып, аз гына су салып, 15 минут пешереп алалар. Кайнар чөгендергә манный ярмасы, йомырка, инҗир, кара җимеш, укроп орлыгы кушып, кәтлит ясыйлар һәм үсемлек маенда әйләндерә-әйләндерә кыздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев